Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Балык Бистәсе районы тарихы

Балык Бистәсе районы тарихы

Балык Бистәсе районы тарихы, аның үсеш һәм аякка басу этаплары турында сөйлибез.

Балык Бистәсе районы атамасының килеп чыгышы

Балык Бистәсе авылы XVI гасыр ахырында Борис Годунов указы нигезендә барлыкка килә. Аны Каманың уң ярында Россия дәүләтенең тышкы чикләрен ныгыту өчен билгеләнгән крепость янында төзегәннәр. Җирлек үз исемен Кама буе авылларында яшәүчеләрнең күбесе шөгыльләнгән балык тоту кәсебе хөрмәтенә алган. Балыкчылыктан тыш, XIX—XX гасырларда төбәктә Казанның тирә ягындагы эре челтәрләп үрү (кружевоплетение) үзәге барлыкка килгән. XVI йөзнең икенче яртысында крепость җирләрендә нигез салына, анда ныгытма төзелә; бирегә килеп урнашкан хезмәт итүче кешеләр буш вакытларында балык тоту белән шөгыльләнәләр. Барлыкка килгән бистә анда яшәүчеләрнең кәсебеннән Балык Бистәсе исемен алган.

Балык Бистәсе муниципаль районы Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. Көнбатыштан ул Лаеш, төньяк-көнбатыштан — Питрәч һәм Теләче, төньяктан - Саба, көнчыгыштан Мамадыш районнары белән чиктәш. Район территориясе аша Казан - Яр Чаллы һәм Казан - Оренбург автомобиль юллары уза. Район территориясе буйлап  Чулман елгасы ага. Чулман елгасына Бәтке, Әшнәк, Шомбыт һәм башка вак елгалар кушыла.

Районның мәйданы 2041,4 кв. км тәшкил итә, шул исәптән 1189,10 кв.км - авыл хуҗалыгы җирләре. Район территориясендә бер шәһәр тибындагы поселок һәм 26 авыл җирлеге урнашкан. Районда барлыгы 77 торак пункт ба проц. 2022 ел башына район халкының гомуми саны 24 100 кеше тәшкил иткән, шуларның 53,4 проценты — эшкә яраклы яшьтәгеләр, 31,9 проценты — өлкәнрәкләр һәм 14,7 проценты — балалар. Милли состав: 79,2 процент татарлар, 19,8 процент руслар һәм 1 процент башка милләтләр.

Административ үзәге булып Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогы тора, ул 2004 елда авыллар категориясеннән күчерелгән. Административ үзәк Татарстан Республикасы башкаласы Казаннан 92 км ераклыкта урнашкан.

 

                      Балык Бистәсе районында балыкчылык

 Үрелгән Балык тоту ятьмәләре төбәктә үсеш алган челтәрле һәм зәркәнле һөнәрләрнең символы булып тора. Балык Бистәсе челтәрләрләп үрү эшләнмәләре (кружевоплетение) төгәл рәсеме белән аерылып тора, геометрик бизәкләр өстенлек итә. Алтынсу төс — уңышны, байлыкны, тотрыклылыкны, хөрмәтне, ә көмеш - чисталыкны, камиллекне, тынычлыкны һәм үзара аңлашуны символлаштыра.

 

                                Балык Бистәсе районы гербы, флагы

Район гербындагы сурәтләр җирле халык өчен традицион һөнәрчелек - балыкчылыкны символлаштыра. Зәңгәр төс төбәк икътисады өчен су ресурсларының мөһимлеген ассызыклыйШул ук вакытта зәңгәр төс намуслылыкны, рухи байлыкны символлаштыра.

 

Район флагы герб нигезендә эшләнгән һәм зәңгәр тукымадан гыйбарәт, анда ак балык тоту җәтмәсе һәм аның фонында саргылт кырпы балыгы (белуга) сурәтләнгән.

                                                            Тарих

XVII гасыр уртасында Балык Бистәсендә мәйданда ике аш пешерү урыны һәм сәүдә өлеше булган казна шәраб куерткычы ачыла. Сәүдә өлешендә түгәрәк ишегалды, сыра һәм шәраб эчү йортлары, аларны саклау урыннары урнашкан.

1860 елларга кадәр халык крестьяннар категориясенә кергән. Күбесенчә терлекчелек, бакчачылык, яшелчәчелек, балыкчылык, мичкә ясау эше белән шөгыльләнгән, зәркән һәм челтәрле үрү (кружево плетение) кәсепләре, сәүдә, Идел һәм Кама буйлап сал һәм баржалар агызуда эшләү киң таралган булган.

Җирле көмешче ювелирлар турында беренче тапкыр 1646 елгы җанисәп кенәгәсендә искә алына. XIX гасырның икенче яртысында - XX гасыр башында авылда ювелир җитештерү киң җәелгән була. Мастерлар ялгыз һәм артельгә беләшеп эшлиләр. XIX гасырның икенче яртысында авылда вак кустарьлардан җитештерелгән товарларын сатып алып, сатучы эре эшмәкәрләр аерылып чыга. Эшмәкәр З. Кубарев өчен 30 авыл йорты эшләгән (1908 елда ул Лондонга 500 сумлык әзер продукция җибәргән). Эшләнмәләр шулай ук Германиягә һәм Америкага җибәрелә. Эшләнмәләр чагыштырмача арзан булган һәм халыкта аңа зур ихтыяҗ туган. Оста ювелирларның берсе С.Стрелин булган Урта Азиядәге атлар тотучы хуҗалар өчен асылташлар белән бизәлгән ат дирбияләре ясый.

1883 елда Балык Бистәсендә 250 челтәрләп үрүче эшли, өйдә җитештерүләр белән беррәттән, алар җирле алпавыт Е.И. Донаурова артелендә эшлиләр. Ул эшчеләрне материаллар белән тәэмин иткән (җепләр Мәскәүдә сатып алынган, калын җепне Анатыш авылы крестьяннары җитештергән), челтәрле эшләнмәләрне модерн стилендәге үзенчәлекле декор белән тәэмин иткән. 1892 елдан алып 1910 елларга кадәр Балык Бистәсендә училище эшли, анда челтәр үрергә өйрәтү шулай ук Е.И. Донаурова җитәкчелегендә алып барыла.

1909 елда Балык Бистәсендә зәркән һәм челтәрләп үрү кәсепләре базасында төрле белгечлекләр буенча зәркәнчеләр әзерләү буенча сәнгать-һөнәр остаханәсе (училище) ачыла. (1913 елда Бөтенроссия сәнәгать күргәзмәсендә училище һәм аның остаханәсе зур алтын медаль белән бүләкләнә; бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә Балык Бистәсе челтәрләп бәйләүчеләр эшләнмәләре берничә мәртәбә бүләкләр алынды). Е.И. Донаурова акчасына училище һәм остаханә биналары төзелә.

Производствода белем бирү осталары булып авыл крестьяннарыннан булган Н.К. Мохов, П.А. Власов, П. А. Чухин, Н. В. Грязнов, Г. А. Щетинников кебек тәҗрибәле ювелирлар була. Ел саен чыгарылыш 6-8 кеше тәшкил иткән. Бизәнү әйберләреннән тыш язу приборлары, шәмдәлләр, стакан аслары, чәй кашыклары, рамнар, шкатулкалар, ишек тоткалары көнкүреш әйберләре җитештерелгән. Остаханәдә челтәрләү эшенә өйрәтүче хатын-кызлар сыйныфлары эшләгән.

 

1838 елда Балык Бистәсендә чиркәү каршында эшләүче мәктәб ачыла (54 малай һәм 30 кыз белем ала). Рухани И.М. Орлов һәм Казан хатын-кызлар гимназиясен тәмамлаган укытучы А. М. Попова укыталар.

1867 елдан катнаш бер сыйныфлы рус земство училищесы эшли (1902 елда 40 малай һәм 34 кыз белем ала, укытучысы – А.Е. Ефремова).

1900 елдан башлап үз бинасында халык мәгарифе министрлыгының катнаш ике класслы рус училищесы эшли, аның 2 һөнәрчелек бүлеге (слесарь һәм балта остасы) була; 1902 елда 40 малай һәм 34 кыз белем ала; 1910 елда – 61 малай һәм 62 кыз; 1920 елда – 68 малай һәм 75 кыз).

1860-1870 елларда Лаеш өязе акчасына өяз шифаханәсе, хастаханә һәм амбулаториянең агач биналары төзелә һәм җиһазландырыла.

ХХ гасыр башында бистәдә Петр-Павел чиркәве, земство мәктәбе һәм хастаханә (1886 елда табиб һәм 2 фельдшер эшли), ветеринария-фельдшерлык пункты, волость богадельнясы, почта-телеграф бүлеге, 3 пароход пристане (Любимская, Савинская, Уфимская), 2 икмәк пешерү, 2 чәйханә, казна шәрабханәсе һәм 8 бакалея лавкаласы, 2 сыраханә, трактир, уку бүлмәсе һәм халык аеклыгы попечительлегендә чәйханә; дүшәмбе көннәрендә базар; 28-30 июнь көннәрендә ел саен үткәрелә торган ярминкә эшли. Җирле пристаньнардан ел саен 150 мең потка кадәр төрле товарлар (күбесенчә икмәк) җибәрелә.

Бу чорда бистә мәйданы 1484,4 дисәтинә тәшкил иткән.

ХХ гасыр башында авылда 90 га якын сәүдәгәр яшәгән.– «Русь», Меньшиково-Каменское, «Самолет», «Вятское» кебек 4  пароход җәмгыяте эшли.

1919 елның 19 июлендә Балык Бистәсенә «Красная Звезда» агитация пароходында Н.К. Крупская килә, мәктәптә һәм хастаханәдә була. Аның ярдәме белән элек мәгариф Наркоматы белән килештермичә бетерелгән волость мәгариф бүлеге торгызыла. Сәнгать остаханәсе базасында һөнәри-техник мәктәп төзелә (1928-1937 елларда директоры – И.П. Синаев).