Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зәйтүнә Мингалиева: "Фронт өчен оекбашлар, бияләйләр бәйләдек"

Сүзем бүгенге көндә Олы Солтан авылында гомер итүче Зәйтүнә Габдулла кызы Мингалиева турында.

Алданрак күреп сөйләшәсе килсә дә, нигәдер вакыт җитмәде. Аның ачык йөзле, бик сабыр гына атлап өйдә ашарга пешереп йөргән чагына туры килдем. Бар эшен туктатып, минем белән түр бүлмәгә үтте. Тормышы турында сөйләде, үткәннәрен искә алды.

Зәйтүнә апа 1932 елның 22 мартында гади колхозчы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Мин үземне белгәннән бирле хәрәкәттә, дип елмаеп куя ул.

-Әтине 1941 елның көзендә сугышка алып китәләр. Хатлары бик еш килде, һәрберсен  җыр сүзләре белән яза иде. Фронт өчен кич утырып әнием (Сабира) белән оекбашлар, бияләйләр бәйлибез. Ничек булса да бездән дә өлеш керсен, дип эшләгәнбез.  Солтанда алма бакчасы бар иде. Анда чүп утарга дип без яшьләрне алып баралар иде.

Сугыш тәмамлангач, әти өйгә биш көнгә генә кайтты, аннан Себергә эшкә дип юлга кузгалды.  Ул кайтканда миңа инде 15-16 яшьләр тирәсе булгандыр. Мин аны танымадым, бер-беребезгә карашып басып тордык. Соңыннан гына мине кочаклап алды,- дип сөйли Зәйтүнә апа үткәннәрен күңелдән кичереп.

1956 елда Солтан егете Рәшит абый белән гаилә корып җибәрәләр. Тату, матур яшиләр, ике бала үстерәләр. Авыл ашханәсендә пешекче булып эшли Зәйтүнә апа. Бүгенге көндә улы Рөстәм килене Илзидә тәрбиясендә яши. “Һәр туган көнгә сөенәм. Рәхәт, мул заманда яшибез. Балалар мал-туар янында булганда, мин ашарларга пешерәм. Барчабызга да исән-сау яшәргә язсын”,-ди ул.

 

Рамилә Сөнгатуллина.

Олы Солтан китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X