Зур максатлар уңышларга итә
2021ел - Президентыбыз тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә.
Шул җәһәттән үзебезнең татар мәктәбендә укып, милли тәрбия алып, тормыш юлында зур уңышларга ирешкән кешеләр турында ешрак сөйләсәк, бу телебезне саклау, үстерү эшенә саллы гына өлеш булыр иде, дип уйлыйм. Һәм шул максат белән кулыма каләм алдым да инде. Язмамның герое саф татар гаиләсендә туып-үсеп, зур тормыш сукмакларына аяк баскан кеше.
Рәшит Фәләхетдин улы Таҗетдинов Яңа Арыш авылында 1948 елның 5 гыйнварында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Хәер, гади гаилә дип әйтү дөрес үк булмас: әтисе - Фәләхетдин абый - кече командир, Бөек Ватан сугышында взвод белән идарә итә, күрсәткән батырлыклары өчен II Дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән; әнисе Фатыйма апа исә авылның данлыклы остасы булган, үз кулы белән ашлык тарту тегермәннәрен төзеп, эшләтеп торган Мөхәммәтҗан бабай кызы. Әлбәттә, бу сыйфатлар язмамның героена да күчми калмагандыр.
1963 елда Яңа Арыш сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган егетне укырга кая барырга дигән сорау бик борчымагандыр да. Ул елларда авыл янәшәсендәге урманчылыкның дәрәҗәсе бик югары чагы: Нургали Миңнехан улы уңышлы эшчәнлегенә нигез салып калдырган, авыл өчен яшәү чыганагы белән бер булган оешма бит ул! Һәм егет Кукмара районында урнашкан Лубян урман хуҗалыгы техникумына юл тота. 1967 елда укуын тәмамлап Совет Армиясе сафларына хезмәткә алына.
Армиядән кайткач, 1969 елда аның хезмәт юлы Әлмәт районының Кәләй урман хуҗалыгында урманчы булып башланып китә. Ике ел эшләгәннән соң, белемен күтәрәсе килү максаты аны элекке Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендәге Урал урман хуҗалыгы институтына алып килә.1974 елдан ул үзенең тормышын Кама урман-сәнәгать хуҗалыгы белән бәйли. Башта Шомбыт урманчылыгында урманчы булып эшли. Яшь белгеч урманнарны саклау, санитар кисү, иген кырларындагы ерымнарны урман үсентеләре утырту юлы белән туктату, агач материаллары әзерләү эшләрен уңышлы оештыру белән бергә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Соңрак аны тагын да җаваплырак эшкә - Кама урман- сәнәгать хуҗалыгына баш урманчы итеп куялар. Биредә ул хуҗалыкның данлыклы директоры, Социалистик Хезмәт Герое Иван Захарович Иванов кул астында эшләп чыныгу ала, 1992 елда остазы лаеклы ялга киткәч, директор вазифасына билгеләнә. Хуҗалыкның такта материаллары җитештерү, фанера, ДСП, көнкүреш товарлары эшләү кебек күптармаклы булуын исәпкә алсаң, аңа нинди колачлы бурычлар хәл итәргә туры килүен күзаллап була. Хезмәткәрләр өчен торак йортлар төзү дә көн кадагындагы мәсьәлә бит. Бу еллардагы хезмәтләре өчен күп мәртәбәләр республика урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, исеме Татарстан Республикасының Мактау тактасына кертелә.
- елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевнең Указы нигезендә “Татарстанның атказанган урманчысы” дигән мактаулы исемгә лаек була.
- елда хуҗалык базасында Татарстан Республикасы урманчыларының беренче съезды үткәрелү дә күп нәрсә турында сөйли.
1995-1998 елларда Рәшит Таҗетдинов Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министрлыгында яңа технологияләр кертү буенча әйдәүче инженер булып эшли.
Туган якларга кайтасы килү үзенекен итә билгеле: 1998 елдан Рәшит абый Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшли башлый. Биредә эшләгәндә дә хезмәт юлы күп кенә мәртәбәле бүләкләүләр белән үрелеп бара. Мәктәп музеендагы материалларны барлап утырам - ел саен диярлек район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бирелгән; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты да бар биредә. Ә 2003 елда Рәшит Фәләхетдин улы Таҗетдинов “Россия Федерациясенең атказанган урманчысы” дигән мактаулы исемгә лаек була. 2010 елда исә 40 елдан артык хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга.
Лаеклы ялда вакытта да Рәшит абый тик тора белми: халык мәнфәгатьләре өчен кешеләргә рухи азык бирү, аларны тәрбияләү өлкәсендә хезмәт куярга алынды. Читтән торып Казан шәһәрендә мәдрәсә тәмамлап, үзе яши торган Камский бистәсендә имам-хатыйб вазифасын башкара. Мәктәп балалары каршында әхлак дәресләре үткәрә, берничә авылның имам-хатый- блары эшчәнлеген көйләүчебулып тора, балаларны район күләмендә үткәрелә торган Коръән укучылар бәйгесенә әзерли, кыскасы, тулы канлы тормыш, актив эшчәнлек белән яши. Сүз уңаеннан, бу бистәдә 1994 елда мәчет төзелгән вакытта Кама урман хуҗалыгы директоры буларак ул шактый ярдәм күрсәткән була. Безнең Яңа Арыш авылы мәчетенә янкорма төзегәндә дә шулай ук аның ярдәме зур булды.
Рәшит абый хәләл җефете Рәзинә апа белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Олы уллары - Илдар Рәшит улы, икътисад фәннәре кандидаты, хәзерге вакытта Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы. Кызлары - Ильмира Казан финанс-икътисад институтын тәмамлап озак еллар Кама урман хуҗалыгыныңбаш экономисты булып эшли, хәзерге вакытта Камский бистәсе Советының сәркатибе. Кече кызлары Динара исә Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең табиб- терапевты.
Кыска гына язмамда нинди генә эштә булса да алдына ныклы максат куеп, тырышып эшләгән шәхеснең портретына кайбер штрихлар гына өстәргә тырыштым. Әлбәттә, үсеп килүче буын бу хөрмәткә ия затлар турында белергә, алар үрнәгендә кыенлыкларны җиңәргә, тулы канлы тормыш белән яшәүнең чын мисалларын күрергә тиеш. Шуны да ассызыклыйм әле: нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләсә дә Рәшит абый саф татар телендә сөйләште, үз фикерен төрле даирәләрдә, Президентыбыз каршында да җиткерә белде. Менә шундый шәхесләребез мисалында телгә сак мөнәсәбәт, милли җанлылык һәм фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә республикада гына түгел, ә бәлки Рәсәй күләмендә дә таныла алу мөмкинлеген күбрәк яктыртсак иде. Дамир Нәбиуллин, педагогика фәннәре кандидаты,Яңа Арыш урта мәктәбе директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа