Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зөлфия Вәлиева: " 10 көн – куркыныч төш кебек..."

Көн саен коронавирус белән авырган артист билгеле була.

 Кичә Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева да коронавирус йоктырганын инстаграм битендә хәбәр итте.

«Дәшми кала алмам дип уйладым. 10 көн – куркыныч төш кебек... Бу бик мәкерле авыру – организмга бик нык тәэсир итә. Бу хакта барыгызны да кисәтәсем килә, бәлки кайсыгызга да булса файдасы тияр. 

Мин дә башта бу хәлләрне уйдырма гына дип кабул итә идем. Алай түгел икән! Мин бик сирәк авырыйм, 3 көнләп ятам да, витаминнар эчеп, янә аякка басам. Ә монда... Бу бик җитди. Дөрес итеп дәваланырга кирәк. Аптекаларда булмаган даруларны да табарга була. Курыкмагыз, иң мөһиме, өметсезлеккә, паникага бирелмәгез», – дип яза артистка.

Зөлфия Вәлиевага исәнлек-саулык телибез! Тиз арада аякка басып, янә тамашачыларны сөендерергә язсын!

Тулырак: http://www.sahne.ru/news/xeberler/10-kn-kurkynych-tsh-kebek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса