Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зөлфия Гайнетдинова: “Алкоголь яшь организмны     җимерә, шәхесне тарката”

 Район үзәгендәге ял паркларының берсендә өч-дүрт үсмер эскәмиягә җәелешеп утырганнар да, чиратлашып шешәсеннән генә аракы чөмерәләр.

Янәшәдән үтеп йөрүче өлкәннәрдән оялмыйлар да, читенсенмиләр дә. Шаркылдап көлешәләр, сүгенәләр. Ни кызганыч,  үсмерләр, яшьләр арасында исерткеч эчемлекләр кулланучылар очрап тора шул. Яшьтән сыра, аракы белән мавыгуның нинди аяныч нәтиҗәләргә илтүен белмиләр, аңламыйлар шул әле алар.Үсмерләрне бу яман гадәткә нәрсә этәрә соң? Алкоголь яшь организмга ничек тәэсир итә? Әлеге сораулар белән район үзәк больницасының табиб-наркологы Зөлфия Гайнетдиновага мөрәҗәгать иттек.

 –Безнең районда үсмерләр арасында исерткеч эчемлекләр куллану киң таралган, проблемага әверелгән күренеш димәс идем. Бүгенге көндә алкогольне чамадан тыш куллану диагнозы белән 21 кеше профилактик  исәптә тора. Шуларның берсе генә 18 яше тулмаган үсмер. Әмма   бу тынычланып калырга җирлек була алмый. Балигъ булмаганнар арасында хәмер тәмен татып караучылар аз түгел. Берәүләр өлкәнрәк дусларына ияреп, үзләрен зуррак, текәрәк итеп күрсәтергә теләп, икенчеләре “батырлык” өчен сыралы, хәмерле стаканга үреләләр. Еш кына алкоголизм белән интегүче ата-аналарның балалары исерткеч эчемлекләрне яшьтән куллана башлыйлар.

Үсмерләрдә алкогольгә физик һәм психик бәйлелек өлкәннәргә караганда 2-3 тапкыр тизрәк барлыкка килә.  Исерткеч эчемлекләрне берничә мәртәбә генә куллану да үсмер организмына зур зыян китерә. Беренче чиратта, баш мие зарарлана инде. Үсмер мәгълүматларны начар кабул итә башлый. Ул әйләнә- тирә дөнья белән кызыксынмый, өлкәннәргә, яшьтәшләренә карата агрессивлык күрсәтә. Яшьтән эчкәли башлаган кешенең гомер буе алкогольгә бәйлелеккә эләгү ихтималы бик зур. Үсмернең бавыры да алкоголь тәэсирендә олы кешенекенә караганда тизрәк таркала. Бөтен организмда котылгысыз үзгәрешләр башлана: аксымнар, углеводлар, ферментлар һәм витаминнар синтезы бозыла.   Яшь чактан эчә башлаган егетләр һәм кызлар олгайгач та бу начар гадәттән котыла алмыйлар, нәтиҗәдә аларда үлемгә илтә торган бавыр циррозы башлана.

Ашказаны-эчәк тракты да зыян күрә. Алкоголь тәэсирендә ашказаны согының күләме, үзенчәлекләре үзгәрә. Ә бу исә панкреатит, шикәр диабеты кебек җитди авыруларга илтә.

Эчкеченең йөрәк-кан тамырлары системасы да җитди куркыныч астында. Тахикардия үсеше башлана, кан басымы белән проблемалар барлыкка килә.

Алкоголь тәэсирендә үсмерләр тәртипсез рәвештә җенси мөнәсәбәтләргә керәләр. Бу исә җенси характердагы инфекцияләр, В һәм С гепатиты, шулай ук СПИД, ВИЧ инфекцияләр йоктыру куркынычын арттыра.

Исерткеч эчемлекләр яшьләрнең иммун системасын да какшаталар. Шуңа да эчә торган яшьләр салкын тидереп инфекцион характердагы авыруларга тиз бирешүчән булалар.

Яшь эчкечеләр баласызлыктан берничә тапкыр ешрак җәфа чигәләр, генетик  кимчелекле балаларның туу очраклары да күпкә арта.

Менә шулай алкоголь организмга җимергеч тәэсир итә, шәхес буларак та таркалуга илтә.

Хәмерле стаканга үрелгәнче,  сәламәтлегегез, киләчәгегез турында уйланыгыз, яшьләр!

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча дөньяда 140 миллионга  якын алкоголик исәпләнә.

Россиядә ел саен исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш кулланудан 300 мең кеше вафат була.

Безнең районда 28 яшьтән алып 60 яшькә кадәр һәм өлкәнрәк 297 кеше хроник алкоголизмнан интегә.

 

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса