Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зиратта нәрсә эшләргә ярамый?

Һәрберебезнең мәрхүм туганнары, якыннары, дуслары янына – зиратка барганы бар. Ләкин һәрберебез дә зиратта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен беләбезме? Зираттта нишләргә ярамый? Сүз шул хакта.

 1. Беренчедән, зиратта катгый рәвештә спиртлы эчемлекләр эчү тыела. Мәрхүмнәр кабер янында аракы эчүчеләргә ачулы дип санала.

2. Зиратта тормышка зарланырга ярамый. Күпләр мәрхүм туганнары, якыннары янына килгәч, планнары белән уртаклаша, киңәш сорый, тормышка зарлана. Онытмагыз – мәрхүмнәр артык хисчәнлекне, эмоцияләргә бирелгәнлекне өнәми, бигрәк тә негатив хисләрне күрсәтергә ярамый.

3. Зиратка бәләкәй балалар белән килергә ярамый. Мөмкинлек булса, иң яхшысы – балаларны өйдә калдыру. Мәрхүмне җирләгәндә дә!
Сабыйларның энергетикасы зурларга караганда көчсезрәк. Кайгы хакимлек сөргән урында йөрү балаларга начар тәэсир итәргә мөмкин.

4. Зиратта талашырга һәм бәхәсләшергә ярамый. Моның белән үзеңә зур проблемалар җәлеп итәргә, мәрхүмнәрнең тынычлыгын бозарга, негатив энергетика тартып китерергә мөмкинсең.

5. Зиратка төштән соң килергә ярамый. Иң яхшысы – төшкә кадәр. Зират - негатив энергия күп җыела торган урын. Төштән соң ул энергия начарайганнан начарая бара, диләр. Шуңа күрә мәрхүмнәр йортына соң килү кешенең физик һәм күңел халәтенә начар тәэсир итәргә мөмкин.

Бу кагыйдәләр бик гади, әмма аларны сакларга кирәк, дип яза Өмет.

 

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/ziratta-nrs-eshlrg-yaramyy

ramis-nazmiev.livejournal.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X