Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Жиңел куллы безнең Раилә

Бу язмам районыбызның Бәтке авылында яшәп, шәфкать туташы булып хезмәт итүче гап-гади кеше Раилә Низаметдин кызы Нәбиуллина турында.

Раилә ханым 1965 елда районыбызның Күгәрчен авылында эшче гаиләсендә туа. Кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыяллана ул. Кемнәрне генә “дәваламый” кечкенә Раилә: яраткан курчагы да, өйдәге песи баласы да, ишегалдындагы эт тә аның даими “пациентлары” булалар.

Мәктәпне тәмамлагач, Раилә хыялын тормышка ашыру нияте белән, Түбән Кама медицина көллиятенә юл тота. Медицина өлкәсендә беренче адымнары шулай башланып китә.

Менә инде 20 елдан артык, армый-талмый Бәтке һәм Көек авыллары халкына хезмәт итә ул.

Медицина – катлаулы өлкә. Бик авыр вакытлары да, кычкырып елардай чаклары да аз булмагандыр... Әмма ул җаваплы хезмәтеннән дә, яраткан гаиләсеннән дә канәгать булып, тыныч кына яши бирә. Шулай булмый ни, янында ышанычлы терәге – Таһиры, “әни”,- диеп өзелеп торучы ике кызы булганда, тормышның ваклыкларына гына бирешә торган кеше түгел шул ул!

Бәтке авылы халкы Раиләне тыйнак, сабыр, ярдәмчел, эшенә җитди караучы кеше буларак белә. Төннең нинди вакыты, елның нинди фасылы булуына карамастан, ярдәмгә ашыга ул. Үз эшен белеп, яратып башкара. Аның әйткән киңәшләре урынлы, башкарган эшләре җиренә җиткән була.

Үз гомерендә кемнәргә генә ярдәм кулы сузмаган да, кемнәрне генә дәваламагандыр ул! Нәкъ менә Раилә кебекләр турында: “Кулы җиңел аның”, – дияләр дә инде!

Үз эшенең остасы булган Раиләбез барыбызны да сөендереп, әле озак еллар тигезлектә яшәвен теләп калабыз.

 

Бәтке авылы халкы исеменнән Нурзия Хәсәнова.

фото архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса