Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зөфәр Билалов югалган

Әйе, югалган, дөресрәге, тамашачылары Зөфәрне юксынган.

 Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның бергә җырлаулары халык күңелендә уелып калган. Күпләр аларның җырларын тыңлап яшьлекләрен үткәргән бит. Хәзер дә Зәйнәбнең үзе генә җырлавы халыкка ошап бетми, күрәсең. Җырчының шәхси аккаунтындагы постларга әледән-әле Зөфәр хакында сорап язалар.

«Сез бергә җырлаганда тагын да матуррак. Берүзегез җырлаганда сыңар канат кебек. Күбрәк дуэтлар көтәбез»

«Зөфәр сине сагындык. Син кая югалдың? Нишләп җырламыйсың»

«Бер фото куеп кына бит әле Зөфәр табылды дигән сүз түгел. Хәзер күпме концертлар куялар кая гына бармыйлар артистлар ЗӨФЭР ЮК БИТ БЕЛДЕРҮЛӘРДӘ. Җырламый бит. Халыкның югалтуы менә шул»

«Зөфәр ул безнен яшьлек, шуңа югалттык, аның җырларын тыңлап яшьлекне үткәрдек. Безнең чор кешесе, калганнар бит - яшьләр әле. Югалма, Зөфәр!»

«Җырлы тормышны бергә башлагансыз... Ахыргача бергә җырлагыз... Азнакай районы Әсәй авылы»

«Зөфәрсез Сезне халык кабул итми Зәйнәб, шуны аңлагыз инде зинһар»

Халык дөресен әйтә. Аның бәясе — иң югарысы. Халык бәясенә лаеклы кеше — бәхетле. Шушы яктан Зөфәр Зиятдин улына «язмышымнан уңдым», дип әйтергә тулы нигез бар. Менә бит ул күңел дигәнең... Югыйсә, дөнья тулган җырчылар белән, ә халык Зөфәрне юксына.

Г.Ярмиева.

http://www.sahne.ru/kheberler/12293.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса