Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз эшенең остасы, коллективның тоткасы

Районыбызның “Азык-төлек корпорациясе” уңганнары турында беренче язуыбыз түгел.

Үз эшнең остасы, коллективның тоткасы

 Игенчелектә булсынмы ул, терлекчелектәме – һәр тармакның үз остасы, алдынгысы бар. Яңа Арыш авылыннан Нәзирә Ярмөхәммәтова әнә шуларның берсе. Савымчы булып фермага эшкә килгәненә дә ике дистә елдан артык аның. Шул еллар эчендә эшнең асылына төшенергә, тәҗрибә тупларга өлгергән ул.

-1997 елны фермага эшкә килгәч ферма мөдире Раиф Гыймадиев таналар группасы җыярга тәкъдим итте. 22 баш тананы кабул итеп алдым шул чагында. Бозаулаганнан соң аларны саву аппаратына ияләштерү өчен шактый тырышлык куярга туры килә иде. Савымчы буларак беренче хезмәт чыныгуын шул вакытта алганмындыр, - ди ул.

23 елга чигенеш ясап башлангыч чорларына караш ташласак әлеге хезмәтнең никадәр авыр икәнлеген күзаллавы кыен түгел. Кышларын күз ачкысыз бураннарны ерып иртәнге сәгатьләрдә фермага сукмак салулар, язын-көзен резина итекләрдән йөрүнең ничек кыен икәнлеген терлекчелектә эшләгәннәр генә беләдер.

-Мин эшли башлаганда саву аппаратлары кулланыла иде инде. Азыкны утарларга ат белән кертәләр иде дә, без аны маллар алдына үзебез тарата идек. Ә хәзер фермадагы заманча технологияләрнең кулланышы хезмәтебезне бермә-бер ансатлаштырды, - ди Нәзирә.

Үз эшенә бирелгәнлеге, хезмәтен чын күңелдән яратып башкарганлыгы аның һәр сүзеннән сизелеп тора. Кайчандыр тәвәккәлләп терлекчелеккә эшкә килгән кызның бүген тәҗрибәле савымчы булып китүендә дә әнә шул тырышлык, үҗәтлек ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев