Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлсубино авылында Кышкы Сабантуй бәйрәме узды

Узган атна ахырында Юлсубино авылында Кышкы Сабантуй бәйрәме узды.

Бу чара авылыбызның матур бер традициясенә әверелеп, 8 нче мәртәбә үткәрелде. Районыбыз, күрше-тирә авыллардан килгән кешеләр дә гаять күп иде. Бу бәйрәм олысын да, кечесен дә бер урынга җыйды. Әлеге чараның максаты - бер яктан дус-туганнарның бергәләп, күңелле һәм истә калырлык итеп ял итүе булса, икенче яктан әрвахларны искә алып дога кылу, Коръән уку иде.

Программа җыр-бию, төрле мавыктыргыч ярышлар, кышкы уеннар белән үрелеп барды. Бу бәйрәмдә бушап торган урын юк: бер җирдә шау-гөр килеп чана шуалар, бер җирдә ярыша-ярыша чаңгыда элдертәләр. Снегоходлар да тик тормый, әле бер кешене, әле икенчесен болын тирәли сәяхәт иттерәләр. Ат чанасына утырып йөргән балаларның чыр-чу тавышы, канәгатьлекләрен белдергән елмаюлар бәйрәмгә күтәренке кәеф өстәде.

Чана-чаңгы шуып, уеннарда катнашып хәлдән тайган халыкны көч җыяр өчен сый-нигъмәтләр белән тулып торган табын үзенә дәште. Монда килгән һәркемне пылау, бәрәңге, уха, чәй белән сыйладылар.

Бәйрәмгә килүчеләр рухи азык, физик көч туплап, оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдереп таралдылар.Бу көнне алган уңай эмоцияләр, күтәренке кәеф кунакларның күңелендә озак сакланыр әле.

Мәдинә Сәлахиева.

Юлсубино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса