Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды

Җиңү бәйрәме көннәрендә Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды.

Чара авылның "Югары оч" дип аталган урыныннан "Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Мәктәп укучылары, укытучылар, авыл халкы үз якыннарының фотосурәтләрен тотып тын гына бердәм атлап мемориал урнашкан урынга юл алдылар. Аларга кушылучылар саны арта барды.

Тантананы  алып баручылар Әминә Гатиятова һәм Илсөяр Гарифуллина башлап җибәрделәр.Аннан бәйрәм уңаеннан теләкләрен авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов, мәктәп директоры Нияз Гарипов һәм район башлыгы исеменнән район хакимияте вәкиле Дилюс Гатиятов җиткерделәр.   Чарада катнашучы өлкән кешеләр дә үз истәлекләре белән уртаклаштылар.

Нияз Шәйдуллин.

Дамир Бәдриев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса