Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлия Началованың әтисе: «Кызымның бәлаләре беренче ире аркасында башланды»

Виктор Началов Юляның нәкъ менә җырчы Дмитрий Ланской белән беренче никахында сәламәтлеге җитди какшады, дип саный. Ул әле дә бөтен гомерен багышлаган бердәнбер кызының үлеменә ышанмый.

 Җырчының әтисе Юлия Началова вафатыннан соң беренче интервьюсын биргән. Виктор Началов әлеге ситуациядә кулдан килгәннең барысын да эшләгән табибларга һәм шулай ук авыр көннәрдә ярдәм сүзләре белән шалтыраткан барлык дусларына, иҗатын хөрмәт итүчеләренә рәхмәтен белдергән. Җырчының әтисе бик тискәре фикерен белдергән бердәнбер кеше − Юлия Началованың беренче ире Дмитрий Ланской. Җырчы хәтта шалтыратмаган һәм җеназага да килмәгән.

«Ланский шалтыратмады һәм шалтыратмасын да. Бездә бөтен кайгы аннан башланды. Хәзер ул алай эшләмәс иде. Еллар үткән саен, мөгаен акылга утыргандыр. Аңа сәламәт кыз бирдек, ә ул аннан менә нәрсә эшләде...», - дип белдергән Виктор Началов «Привет, Андрей» тапшыруында.

Автор: Александра Иванова

Фото: Legion-media

http://www.sahne.ru/kheberler/10757.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса