Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлия Началованың табибы аның үлеме сәбәбен әйтте

16 мартта танылган шоу-бизнес йолдызы Юлия Началованың йөрәге тибүдән туктады. Җырчы берьюлы берничә төрле авыру белән көрәшкән, ләкин җиңеп чыга алмаган, дип язды төрле басмалар.

  Әмма Юлияне ярты ел элек дәвалаган табиб, аны клиникадан сау-сәламәт чыккан иде, дип белдергән. Бу хакта Стархит хәбәр итте.

Юлия Началованың үлеменең инде сәбәбе билгеле, тик "Можайка 10" клиникасының баш табибы Василий Шуровның фикере башкача. Ул җырчы алкогольгә бәйлелектән интеккән дигән сүзне кире какты. Юлия Шуров хастаханәсендә подаградан дәваланган. Дәвалалау барышында аның бөерләр функциясе бозылуы ачыкланган.  

Танышлары һәм җырчының тамашачылары аягындагы гангрена диабет аркасында башланган һәм мондый очракта кечкенә генә тырналып киткән урын да ампутациягә китерергә мөмкин дип саныйлар. Әмма Шуров монда эш диабетта түгел, дип саный. Аның фикеренчә, диабет аның хастаханәсендә тикшеренеп тормаган ярты ел вакыт эчендә башланган булса, мондый кыска вакыт аралыгында аяныч нәтиҗәләргә китеререгә тиеш түгел.

Василий Шуров җырчы артык ябыгудан үлгән, дигән фикерне дә кире каккан. Аның авырлыгы стабиль, ул бары подаградан гына интекте, буыннар якынсынып, алар зурайганда үзәккә үткеч авыртуга түзәргә туры килде аңа, ди ул. Ләкин подаградан кешеләр үлми, ди табиб.

Авыруы аркасында Юлия Началованың үкчәсе деформацияләнгән булган. Аягы буылып, кан әйләнешен бозмас өчен җырчы махсус киң аяк киемнәре киеп йөргән.

Табиб монда төп проблема аның  үзәккә үткеч авыртуларга түзеп, зарланмыйча һаман чыгыш ясавында, сәламәтлегенә төкереп каравында, аның эш аты булуында дип саный.

Василий Шуров табиблар кулларыннан килгәннең барысын да эшләгән, монда ампутация аны коткарырмы, әллә юкмы икәнлеге билгесез. Башта авыру дәрәҗәсен бәяләп бетермәгәннәр, җырчы аягын кисәргә ризалык бирмәгән, моңа ризалыкны ул комага киткәя туганнары биргән, ди.

Юлия аны элек дәвалаган табибына экстрен рәвештәге очрак аркасында эләкмәгән. Җырчы үзенең авыртуы турында белүләрен теләмәгән, сиздермәгән. Шуров булган авыртуларны тирәнгә җибәрмичә, вакытында табибка күренеп, дәваланып торырга кирәклеген искәртә. "Юля шәм шикелле өч көндә янып бетте, ә барысына гаепле - очраклылык", - дигән ул.

 

 фотоbloknot-voronezh.ru

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/yuliya-nachalovany-tabiby-any-lemene-sbben-ytte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X