Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл һәлакәтенә очрап аяксыз калган Илнур Ханнанов: «Егылсам, күтәрегез, дип көтеп ятмыйм»

«Егылсам, мине күтәрегез дип көтеп ятмыйм, тырмашып булса да, үзем аякка басарга тырышам», – ди Илнур Ханнанов.

Егетнең үҗәтлегенә, көчле рухына сокланырлык. 2015 елда юл һәлакәтендә бер аягын югалткач та, сынауларга бирешми ул. Тәҗрибәле табиблар белән очрашкач, Илнур күңелен борчыган соравын бирә: «Мин сноубордта йөри алырмынмы?» Табибларның: «Йөри алсаң, рәхмәт диярсең», – дигәненә исе китми егетнең, спортка мәхәббәте үзенекен итә – быел ул, Әлмәттәге 1 мең километр биеклектәге «Ян» тавыннан бер аякта сноубордта шуып, барысын да шаккатырды.

Илнур Сарманда яши. Кулыннан килмәгән эше юк: агач эшенә дә оста, тимердән төрле сыннар коя, гаиләсе өчен зур терәк. Инвалид калгач та, кул кушырып утырмый ул. Протез аягы белән, йортының түбә башын да япкан, Әлмәттә эшкә урнашкан. Әле күптән түгел генә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында уздырылган «Автобабай» бәйгесендә беренче урын алган. Анда юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне, машина йөртү осталыкларын сынаганнар.

«Бу тормышта өч яраткан шөгылем бар: кечкенәдән атларга мөкиббән мин, матайда җилдерергә яратам, сноубордны үз итәм», – ди Илнур. Нәкъ менә мотоциклда барганда юл һәлакәтенә очрап аягын югалтса да, язмышына үпкәләми. «Берәү дә гаепле түгел, язмышыңа ни язган бит? Үпкә сакларга ярамый. Гаражда бүген дә өч матаем тора. Аларны күргән саен, йөрәгем яна. Хыялым: тагын матайда җилдерү. Протез аяклар белән әлегә бу килеп чыкмый», – ди Илнур.

Аяксыз калачагын белгәч тә, бу хәбәрне бик авыр кичерә егет. Ул чакта төп терәк – гаиләм булды, ди. Кызы, улы, хатыны күңелсезләнергә ирек бирмиләр аңа. Туганнары, дуслары гел янәшәсендә. «Мондый авыр хәлдә калган чакта үз-үзеңә бикләнергә ярамый, аралашырга, якыннарың ярдәменә таянырга кирәк икән», – ди Илнур.

Ун яшьлек кызы Азалия менә инде өч елдан бирле Кыш бабайга бер төрле хат яза: «Кадерле Кыш бабай, Кар кызы! Әтиемә йөгереп йөрергә мөмкинлек биргән протезлар алып кил. Аларны киеп, ул безнең белән уйный, шаяра алсын»...
Кызның теләкләре чынга аша башлаган бугай, быел Илнурга Татарстанның Социаль иминиятләштерү фондыннан Германиядә җитештерелгән яңа протезлар биргәннәр. Нәкъ шул «тимер аяк» егеткә кабат сноубордка басарга ярдәм иткән дә инде.

Заманча протезлар инвалидларга сәламәт кеше кебек үк хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә. Кеше хәтта сикерә, йөгерә, велосипедта йөри ала. Протез программалаштырылган. Интернет аша ул телефонга тоташтырыла, шул рәвешле телефон аша аның белән идарә итеп була. Илнур яңа протезлардан канәгать. «Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен чынлап та бик кирәкле, файдалы алар. утырганда, баскычтан төшкәндә дә мондый протезлар җайлы. Ул робот кебек. Протезда кискен туктату функциясе дә урнаштырылган. Аның эчендә магнит сыеклыгы бар. Егылам дигәндә генә, әлеге функция эшли башлый, протез туктап кала», – ди Илнур.
Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча идарәче вазифаларын башкаручы Камил Фатыйхов әйтүенчә, республикада мондый протезларга ихтыяҗ зур. Инде 3 миллион сумлык гариза кергән. Бу елда гаризалар саны тагын артыр дип көтелә.

Илнур Ханнановка бүген 35 яшь. Аның физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен уздырыла торган халыкара спорт ярышлары – паралимпия уеннарында катнашу теләге дә бар. Юл һәлакәтенә очраганнан соң, тормышка башка яктан карарга өйрәнгән ул. Гаделсезлек белән дә очрашкан, тешне кысып түзәргә өйрәнгән, дуслар, туганнар, гаилә кыйммәтләрен тагын да ныграк аңлый башлаган. «Үзең тырышмасаң, берәү дә сиңа китереп бирми, шуңа да куркуыңны җиңеп, үзеңә алга атларга туры килә», – ди көчле рухлы Илнур Ханнанов.

 фотоШәһри Казан газетасы сайтыннан алынды.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yul-lakten-ochrap-ayaksyz-kalgan-ilnur-khannanov-egylsam-ktregez-dip-ktep-yatmyym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса