Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Юк икән шул" - Илнур Фәйзрахманов иҗатка кайткан

Заманында “Яңа гасыр” телеканалының радио буенча генераль директор урынбасары һәм “Болгар радиосы” баш мөхәррире буларак таныш, берара “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең Милли тапшырулар редакциясе шеф-мәхәррире итеп хезмәт куйган Илнур Фәйзрахмановның тормышында үзгәрешләр булган.

 "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Илнур Фәйзияздан улы җырчы Марсель Вәгыйзов белән концерт кую эшенә тотынган. Зур тамаша 19 ноябрь көнне Филармония залында үтәр дип планлаштырыла. Хәзер әзерлек эшләре бара икән. "Мин үземне "иҗат кешесе" дип исәпләми идем. Әйе, иҗади өлкәдә эшләнелде. Монда иң мөһим сүзтезмә: "иҗади өлкәдә эшләнелде". Иҗат - минем өчен эш иде... Юк икән шул. Шагыйрь, язучы булмасам да, иҗат - минем күңел халәте булган... Шундый аралык булды: бер - бер артлы, элек җиңеллек белән, бик яратып башкарган сценарийлар язу эшеннән баш тарттым. Исемләп язып тормыйм... Ул кешеләр мине аңлады, үпкә, ачу сакламады... Мең рәхмәт аларга... Күңелдә бушлык иде... Аллага тапшырып, Марсель Вәгыйзов белән эшкә тотындык әле", дип уртаклаша Илнур Фәйзрахманов.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26924

rsloboda-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса