Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югары уку йортлары укырга керүчеләрдән документлар кабул итә башлады: абитуриентка биш күрсәтмә

Бакалавриат һәм специалитет өчен Россия югары уку йортларында 390 мең урын бүлеп бирелгән.

Мәктәпне барлыгы 730 мең укучы тәмамлаячак. Димәк, аларның яртысыннан артыгы югары уку йортлары студентлары булачак. Документларны биш югары уку йортына өч белгечлек буенча тапшырырга була.

Абитуриентларга нәрсә белергә кирәк?

1. БДИ нәтиҗәләрен кабул итү комиссиясенә китерергә кирәкми, вуз аларны бердәм федераль мәгълүматлар базасы буенча үзе тикшерә. БДИ нәтиҗәләре  дүрт ел дәвамында гамәлдә. Башка сүзләр белән әйткәндә, 2019, 2018, 2017, 2016 һәм 2015 елгы БДИ нәтиҗәләре белән югары уку йортларына укырга керергә мөмкин. Медицина белешмәсен дә алып килергә кирәкми, ләкин медицина тикшерүен узарга кирәк булган әзерлек юнәлешләре бар.

2. Беренче чиратта льготниклар, целевиклар, Бөтенроссия олимпиадасы һәм халыкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары кабул ителә.

 3. Быел целевиклар өчен кабул итү һәм уку кагыйдәләре үзгәрде. Абитуриентлар хәзер үзләре белем алуга заказ бирүче эзләргә, аннан практика үтәргә тиеш.

4. Абитуриентлар шәхси казанышлар өчен БДИга 10 өстәмә балл алачак.

5. "Бюджет"ка баллар җитмәгән очракта, бюджеттан тыш юнәлешләрне карарга  тырышырга кирәк.

Язма ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X