Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югары Тегермәнлек мәктәбендә “Мәктәп – тел һәм милләтне инкыйраздан саклаучы” исемле конференция булып узды.

Югары Тегермәнлек мәктәбендә “Мәктәп – тел һәм милләтне инкыйраздан саклаучы” исемле фәнни-гамәли конференция булып узды.

Кунакка филология фәннәре докторы профессор, язучы Ләйлә Минһаҗева, филология фәннәре докторы, профессор, академик, язучы Фоат Галимуллин килгән иде.

Чара ачылышында мәктәп директоры Рәдиф Сафиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйковка, Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров катнашты.

Балык Бистәсе район хакимиятенең туризм буенча баш белгече Эльмира Сибгатова әдәби туризмны үстерү юнәлешләре буенча чыгыш ясады. Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Рамил Имамов анимация юнәлеше турында сөйләп узды. “Шурәле” һәм “Су анасы” анимацион фильмнары экран аша күрсәтелде.

Фоат Галимуллин, Ләйлә Минһаҗева үз чыгышларында “21 гасырда татар теле һәм әдәбият укыту үзенчәлекләре”, “Яңа гасыр татар теле укытучысы әзерләү концепциясе” турында сөйләп уздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса