Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югары Тегермәнлек авылында тыл ветераннарын Бөек Җиңүнен 76 еллыгы уңаеннан котладылар

Авыл җирлегендәге тыл ветераннарын Бөек Җиңүнен 76 еллыгы белән котладык. Кызганыч, сугыш елларында авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбыз да елдан-ел кими бара.

Кешеләр! Әгәр дә сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, шул иртәдә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез-бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның ялкынлы тормышы бар.Тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл хезмәтчәннәренә безнең рәхмәтебез чиксез. Күгебез һәрчак аяз, җаннарыгыз тыныч, өстәлләрегез мул, өйләрегез кайгысыз  булсын. Якын кешеләрегезнең игътибарын, ихтирамын тоеп, кайгы-хәсрәт күрмичә озын-озак, мул тормышта, авырмыйча яшәргә язсын сезгә. Без- яшь буын, сезнең батыр хезмәтегезне һич кайчан онытмабыз!

Гүзәл Габдрахманова.

Югары Тегермәнлек авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса