Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югары Тегермәнлек авылы машина-трактор паркында эш туктап тормый

“Востокзернопродукт” акционерлык җәмгыятенең Югары Тегермәнлек авылы машина-трактор паркына килеп кергәч тә уң якта чүкеч тавышлары килгән бина юнәлешенә юл тоттым.

Иң элек шуны искәртеп үтәсем килә, элеккеге еллардан үзгә буларак быел биредә техника-агрегатларны кышкы саклауга кую эшенә аеруча зур игътибар биргәннәр. Технологик таләпләр төгәл итеп, җиренә җиткерелеп үтәлгән, агрегатлар аскуймаларга урнаштырылган. Хуҗалыкның баш инженеры Рәҗәп Сафин механизаторларның тырыш хезмәтләрен мактау сүзләре белән телгә алды.

-Көзге кыр эшләрен уңышлы төстә төгәлләү белән иң элек булган барлык (5- “Класс”, 2-“Нью Холд”) комбайннарны чистартып, юдырып кышкы саклауга куйдык. Аннан соң агрегатларны көйләп һәркайсын аерым мәйданчыкларда, тигез сафларга тезеп урнаштырдык. Аларның барысы да төзекләндерелде. Ә тырмаларны көйләүне без тырыш, хезмәт сөючән механизаторларыбызга йөкләдек, - дип, ул безне алар белән таныштырды.

Чыннан да бу бригада эшенә тел-теш тидерерлек түгел. Ремонтчы Рәис Садыйков үз хезмәтенең чын остасы. Урып-җыю чорында ул басуда ашлык суктырган. Кыш айларында техника төзекләндерүдә актив катнаша. Эретеп-ябыштыру эшен дә пөхтә итеп башкаруы белән мактала. Хезмәттәшләре Фирдүс Сибгатуллин белән Габделбәр Нәбиуллин да хуҗалыкның уңган механизаторлары. Алар яз башыннан тракторга утырып җир эшкәртәләр, чәчүдә тырышып эшлиләр. Габделбәр елның-елында хезмәттәше Булат Ханов белән чит ил тракторында берьюлы 21 метр киңлектә башкара торган агрегат белән тырмалау үткәреп туфрак эшкәртүдә мактала. Кыш айларында алар тимерчелеккә эшкә киләләр.

Бригада тырмаларны сафка бастыруны тулысынча декабрь аенда тәмамлау өчен тырыша. Баш белгечнең әйтүенә караганда егетләр үз эшләрен сыйфатлы итеп башкаралар. Бүгенгесе көнне 230 тырманың 110 сы ремонтланган инде.

Рәсемдә ремонтчылар Рәис Садыйков, Фирдүс Сибгатуллин, Габделбәр Нәбиуллинны эш вакытында күрәсез.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X