Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөрәкләрдән мәңге җуелмас!

 Балык Бистәсе районының 10 Советлар Союзы Героеның берсе Селиверст Давыдов әлеге авылда туып-үскән.

Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Мель.Починок авылында истәлекле стела ачылды. Авылның битараф булмаган кешеләре Андрей Кириллов һәм Наталья Зуева тырышлыгы белән иганәчеләр җәлеп ителгән һәм уртак көч белән матур һәйкәл төзелгән. Аның ачылышы ата-аналарны искә алу шимбәсендә - еракта яшәүчеләр авылга туганнары белән күрешергә, туганнары каберләрен карарга килгән көнне булды.

Бәйрәмне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлия Кадыйрова һәм Гөлия Кәримуллина алып бардылар.

 -Бөек Ватан сугышында Мель.Починок авылында яшәүчеләр дә катнашты.

 Балык Бистәсе районының 10 Советлар Союзы Героеның берсе Селиверст Давыдов әлеге авылда туып-үскән.

Бүген без Ватанны саклаучыларны искә алабыз, хөрмәтебезне белдерәбез. Безнең арада бүген дә чын геройлар яши. Мин бу һәйкәлне төзү инициаторлары, финанс яктан ярдәм итүчеләр турында әйтәм, алар башкаларга үрнәк булып тора, - дип рәхмәт белдерде аларга Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова.

Балык Бистәсе районы хәрби комиссары Фәрит Ваһапов әйтүенчә, геройларның исемнәрен мәңгеләштерү эше дәвам итә.

-Без сугыштан исән кайткан якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерү өчен тантаналы чарага җыелдык, әмма алар, кызганычка каршы, безнең арада юк инде. Алар ярдәме белән безнең күкләребез аяз, тыныч. Аларга мәңгелек хәтер, аларга баш иябез! Бу һәйкәлне төзүдә катнашкан барлык авыл халкына һәм спонсорларга рәхмәт, - диде Урахча авыл җирлеге башлыгы Фидаил Гәрәев.

Һәйкәл – Мель.Починок, Тархановка, Наратлы авылларындагы Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган. Төзелеш эшләрен башлап йөрүче Андрей Кириллов Рәхмәт хатлары тапшырды һәм рәхмәт белдерде.

Һәйкәлне төзүдә хәрби комиссар Фәрит Ваһапов, Илфат Закиров, Андрей Кулыгин, Валерий Спирягин, Вячеслав Хутренко, "Логос" КФХ башлыгы Евгений Лылов, Балык Бистәсе икмәк кабул итү предприятиесе директоры Андрей Бельский, "Кулон-Агро" хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Фәхретдинов, шулай ук Андрей Рогожкин, җирле халык зур ярдәм күрсәтте. Һәйкәл ачылганнан соң анда чәчәкләр куелды.

Сергей Фалин башкаруындагы «Журавли» җыры барысының да күңел кылларын тибрәтте. Балалар күккә шарлар очырдылар. «Без хәтерлибез, без горурланабыз, онытмабыз!».

 - Миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр  һәм мин бу үтенечкә башкача карашта була алмас идем. Җиңүне якынайту өчен гомерләрен кызганмаган ватандашларыбызны искә алу теләге һәркем тарафыннан хупланырга тиеш , - диде Андрей Бельский.

Наталья Зуева сүзләренә караганда, эзләү эшләре барышында хәбәрсез югалган якташлары турында мәгълүматлар табылган.

Чарадан соң Андрей Кириллов һәм Наталья Зуева безгә киләчәк планнары турында сөйләделәр. Аларга игелекле эшләрендә уңышлар телибез.

 

Луиза Ананьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса