Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөрешең нинди , холкың шундый

Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.

Йөреш турыдан-туры кешенең яше, кәефе, темпераменты, хәтта җәмгыятьтә тоткан урыны белән дә бәйләнгән. Үзегезне кызыксындырган кеше турында яхшырак белергә теләсәгез, аның йөрешенә игътибар итегез.

Салмак адымнар тыныч характерлы, һәрвакыт акыл белән эш итә торган кешеләргә хас.

Үкчәләрен нык итеп эчкә каратып баса торган кеше тирә-юньгә бик игътибарлы, тынгысыз: ул барысын да күрә, ишетә, шат күңелле, тиз аралашучан, кайвакыт бик бәйләнчек тә.

Док-док басып йөрүче кешенең характеры тотрыклы түгел, ул бик тиз кызып китүчән. Мондый йөреш үз-үзенә ышанмаучыларга да хас.

Йөргәндә кулларын бик каты селкесә, андый кеше хәрәкәтчән, киң күңелле, максатчан була. Йөреше дә җиңел һәм матур булса, бу – идеаль кеше.

Авыр итеп аякларын өстерәп, йөргәндә кулларын аскан кебек тоткан кешенең ихтыяр көче юк.

Биегәндәге кебек йөреш җиңел акыллы кешеләргә хас. Алар вәгъдә итәргә яратса да, аны беркайчан да үтәми, өстәвенә гаять мактанчыклар.

Вак-вак итеп атлап йөрүче кешеләр, гадәттә, үтә вакчыл һәм аз аралашучан була.

Юаш кешеләр, гадәттә, йөргәндә чайкала, йөреше дә тотрыксыз, я ашыгалар, я киресенчә, бик акрын йөриләр, шуңа күрә аяк киемнәренең үкчәсе тиз ашала.

Карашлары тиз үзгәрүчән кешеләрнең аяк киемнәренең табан асты эчтән тизрәк туза.

 

 

 

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-05-20/keshe-turynda-any-y-reshenn-n-belep-bula-ik-n-2811122

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X