Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җырчы Мәликә яраткан кешесен югалткан

Танылган яшь җырчы Мәликә яраткан кешесен югалткан. Бу хакта ул социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә яза.

Җырчы хәзер Мәскәүдә яши. Сөйгәне белән дә ул шунда танышкан булган, күрәсең. 23 февраль көнне куелган постында Мәликә :”Тыныч йокла, кояшым. Әйтеп бетергесез авыр.

Югалтуы кыен... Бер ни дә үзгәртеп булмый. Беркайчан да онытмаячакмын. Мәңгегә минем йөрәгемдә һәм хәтеремдә. Яраттым. Яратам”, - дип язган ул һәм ир-егет сурәтен куйган.

Июнь башында җырчы: “Һәр иртә саен мин әле дә синең тавышыңны ишетәм. Бу җиңел түгел. Мин синең миннән шундый ерак икәнеңне беләм”, - дип яза.
 Соңгы 2-3 көндә җырчы яңа фотосессиядән сурәтләр урнаштыра башлады.

Ул сурәтләр астында да Мәликә: “Без югалткан кешеләребезне кайчан да булса очратачакбыз. Кайчан да булса.

Әлегә исә торырга һәм алга барырга кирәк”, - дип язган. 
 

 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/mlik-yaratkan-keshesen-yugaltkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса