Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җырчы Альбина Абрамова кияүгә чыкты

Күрми торган талантлы җырчы кыз Альбина Абрамова кияүгә чыкты.

 28 сентябрь көнне ул сөйгәне Рөстәм белән никах укытты. Бу шатлыклы вакыйга белән котлап, Альбинаның үзенә шалтыраттык.

“Рөстәм белән инвалидлар өчен ватсапта ачылган “Ике йөрәк” төркемендә таныштык. Ул да минем кебек үк начар күрә. Дуслыктан башланган мөнәсәбәтләр кавышуга җиткерде. Бер елга якын аралашканнан соң, Түбән Камада никах укыттык. Мине Рөстәмнең тавышы җәлеп итте. Тавыш алдаучан була дисәләр дә, без – күрмәүчеләр кешенең тавышына игътибар итәбез. Аның минем кеше булуын аңладым”, - ди җырчы. 

Рөстәм – Якутиядән, катнаш никахтан туган. Әтисе – татар, әнисе – рус милләтеннән. “Яшь аермабыз 10 ел булса да, курыкмадым. Мин булачак иремнең миннән өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк булуын теләдем”, - дип сөйләде безгә Альбина.

 Кияү егете Якутиядән Казанга күченеп кайткан. Яшь гаилә Альбиналарда яшәячәк. Билгеле булганча, Альбина әтисе Иван абый белән 6 ел Казанда яши. 

Хәзерге вакытта Альбина Казан дәүләт мәдәният институтында магистратурада белем ала. Рөстәм исә эш эзләү белән мәшгуль. 

“Альбина Рөстәмне бик ошатты. Мин дә каршы килмәдем. Ул һәрвакыт үзе кебек мөмкинлекләре чикләнгән кешене табарга теләде. Бәхетле булсыннар балалар”, - диде Альбинаның әтисе Иван абый. 

Эльвира ШАКИРОВА

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/krmi-torgan-yrchy-albina-abramova-kiyag-chykty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса