Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Языл һәм бүләк от!» акциясе тәмамланды

" Авыл офыклары" газетасы  90 ел дәвамында безнең районның төп елъязмасы булып тора. 

Укучылар аның аша барлык төп вакыйгалардан хәбәрдар.  Басмабыз әбунәчеләребез ярдәме белән дөнья күрә. Шуңа күрә  “Авыл офыклары” “Татмедиа” җәмгыяте филиалы редакциясе аларга һәр ярты ел саен үз бүләкләрен әзерли.

Алдан вәгъдә иткәнчә, бәйгегә нәтиҗә агымдагы елның 15 нче гыйнварында булды. "Языл һәм бүләк от" акциясендә 153 әбүнәче катнашты, алар редакциягә 2021 елның беренче яртыеллыгына язылу турында квитанцияләрнең күчермәләрен тапшырдылар. Бу юлы бүләккә - мультиварка, электр иттарткыч һәм казан куелды. Комиссия составында даими газета укучыларыбыз  - Рамилә Әхмәтсафина, Анна Вильчинская, Тәнзилә Шәйхетдинова бар иде. Бу юлы төп призларның берсе - мультиваркага Балык Бистәсеннән Резидә Фәрзекаева, электр ит тарткычка - Рамилә Закирова, казанга  Мөнәвәрә Шәймәрданова ия булды. Алар барысы да озак еллар район газетасын алдыралар.

- “Авыл офыклары” газетасын күптәннән алдырабыз. Аннан район яңалыкларын укып белеп торабыз. Аның бизәлеше дә, эчтәлеге дә ошый. Рәхмәт сезгә. Аны алга таба чыгару өчен Аллаһы Тәгалә көч һәм сәламәтлек бирсен, - диде Мөнәвәрә Шәймәрданова редакция коллективына.

- Бу минем үз гомеремдә беренче отышым.Сезгә хезмәтегездә уңышлар телим, - диде Резедә Фәрзекаева.

Үз чиратыбызда, без - редакция коллективы, һәр укучыбызга безнең белән булганнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса