Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы чакырылыш старт алды

 Бар шундый һөнәр- Ватанны саклау

 Кичә район Мәдәният йортында, хәрби хезмәткә чакырылучы якташларыбызны озатуга багышланган тантаналы кичә булды. Анда армиягә китәчәк егетләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары, югары сыйныф укучылары килгәннәр иде.

Бу язда безнең районнан армия сафларына 34 егет чакырыла. Алар илебезнең төрле почмакларында Ватан алдындагы изге бурычларын үтиячәкләр.

Аларны бу истәлекле көн белән район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов, хәрби комиссар Фәрит Ваһапов котладылар.

Күптән килгән традиция буенча дин әһелләре: Александр атакай һәм Равил хәзрәт тә яшьләребезгә фатихаларын бирделәр.

Илгиз ҖАМАЛИЕВ.

фото от автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса