Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы бозга ышанма, язмышыңны сынама!

 Җиһанда яз хакимлек итә. Басу-кырлар кар юрганнарын салалар. Елга-күлләр  боз катламы көннән-көн юкара, көпшәкләнә. 

Бу чорда боз өстенә керү аеруча куркыныч. Язгы бозга түшәк калынлыгы булса да ышанма, дип юкка гына әйтмиләр бит инде. Әмма балыкчылар җәяүләп тә, “снегоход”ларга атланып та елга өстенә чыгуларын дәвам итәләр әле. Хәвефле хәлләр ел саен кабатланып тора югыйсә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы статистикасы буенча, ел саен яз көне су астына 500 гә якын кеше китә икән.

- Быел кыш гадәттәгедән салкынрак булды. Елгаларда боз да кайбер урыннарда 90 сантиметрга кадәр җитте. Әмма табигать үзенекен эшли. Шуны истә тотарга кирәк: һава температурасы өч көннән артык 0 градустан югарырак тора икән, бозның ныклыгы 25 процентка кими.10 апрельдән соң балыкчыларга бозга бөтенләй чыкмаска киңәш итәбез,- диде Балык Бистәсе районының янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгы Альмир Шәфигуллин. – Өндәп кенә калмыйбыз, катгый рәвештә таләп итәбез. Су объектларында кешеләр үлеменә юл куймау,  һәлакәтләр була калса оператив чаралар күрү дәрәҗәсен арттыру максатыннан, язгы боз эрү чорында вакытлыча коткару постлары эшли. 3 номерлы эзләү- коткару отряды “Хивус-6” һава мендәрле судно ярдәмендә Саескан Тавы автомобиль күпереннән алып Трой-Урай торак пунктына кадәр зонада  тәүлек буе кизү торалар. Моннан тыш шушы отряд һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан профилактик рейдлар да уздырабыз, балыкчылар белән әңгәмәләр үткәрәбез.  Яз көне боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартылачаклар әлбәттә.

Балыкчылар үзләре бу хакта нәрсә уйлыйлар соң?

 Әле кичә генә арып-талып балыктан кайтып килүче танышымны очраттым. Язгы кояш астында утырып тәмам негр кыяфәтенә кергән. “Әй, брат балыкчының күңелен үзе балык тотарга хирыс булган кеше генә аңлый инде. Менә мин аны сату өчен дә, тамак туйдыру өчен дә түгел, ә күңел өчен тотам. Руслар әйтмешли, охота пуще неволи. Балык каптыру бер чир кебегрәк бит ул. Ә сак булырга кирәк әлбәттә. Иртән төнге салкыннан соң боз каты, ышанычлы кебек тоела, ә кайтканда тәмам эрегән була. Артыңны-алдыңны карамасаң, суга чумуың да ихтимал шул. Балыгы да шушы вакытта яхшы каба бит аның. Ничек түзеп өйдә утырырга кирәк”,- диде ул чанасындагы судакларга ишарәләп.

Шулайдыр, балык каптыру рәхәттер. Әмма берничә балык өчен тормышларын, сәламәтлекләрен куркыныч астына куючыларны барыбер аңлап булмый инде. Язгы бозда сак булыгыз! Тормышыгызны саклагыз!

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X