Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ясмык ашы пешерү ЫСУЛЫ

Аның өчен сыер ите, 200 гр кызыл ясмык, 3 бәрәңге, 1 болгар борычы, 2 помидор, 1 кишер, 1 суган, 2 аш кашыгы томат пастасы, үсемлек мае, яшел тәмләткечләр, дәфнә яфрагы, тоз, борыч кирәк.

 Шулпа пешерергә куябыз. Ул пешкән арада үсемлек маенда суган белән кишерне кыздырабыз. Алар янына помидор белән болгар борычын салабыз. Бераздан томат пастасы салып болгатабыз. Шулпа әзер булгач, аңа ясмык салабыз. Унбиш минуттан бәрәңгене салабыз. Соңыннан кыздырган яшелчәләрне, дәфнә яфрагын, тоз, борыч кушабыз. Яшел тәмләткечләр сибеп ашыйбыз.

 

фото ,чыганак http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/yasmyk-ashy-pesher-ysuly

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса