Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьтиләрем яшьнәп яшиләр

  Бүгенге язмамның геройлары минем классташларым. Без мәктәпне бер чыгарылышта 120 егет һәм кыз тәмамладык. Шуларны барлап утырганда  үземнең каләмем өчен кызыклы булган ике егетебез язмышы игътибарымны җәлеп итте. Шушы 120 классташ арасыннан бары алар гына туган җиргә берегеп, төп нигезләрендә төпләнеп калганнар һәм дә язмышларын авыл хуҗалыгына багышлаганнар булып чыктылар.

 Фәйзиаздан Сафин белән Габделхәй Шәрифуллин турында сүзем. Икесе дә Югары Тегермәнлек авылыннан. Мәктәптә дүртле- бишле билгеләренә генә укыдылар. Тәртипле, эшкә батыр булулары белән күпләребездән бер сөям югарырак тордылар. Фәйзиазданның сызым дәресеннән өйгә биреме энә белән тәмам чокылып бетә торган иде. Ансат бит, барысы әзер, энә белән аның дәфтәреннән шундый юл белән турыдан- туры күчереп өй биремен сызабыз. Ул шулкадәр оста булды сызымга. Бары бер тапкыр гына дүртле алганы хәтердә калган, ул да булса күчерткәне өчен укытучыбыз  әнә шулай ”җәзага” тартты аны. Хезмәт дәресләрендә ул агачтан “коеп куйган” чүкеч, балта саплары, уклау, куна тактасы дисеңме - аның эшләнмәләрен укытучыбыз Фәйзиаздан абый һәрберебезгә күрсәтеп чыгар иде. Имеш, күрегез, кибетнекеннән дә шәберәк! Шулай булмый ни, әтисе Габдрахман абый авылның бердәнбер кисмәк,тәпән, агач бочкалар ясаучысы булды. Алма агачыннан ерак төшәмени?! Көндәлек тормышта оста кул әтисенең гамәлләрен күреп, янәшәсендә кайнашып, үсә төшкәч ярдәмләшеп үскән егет бит ул.

Ә Габделхәебезнең исә үз “козырьлары” җитәрлек булды. Әнисенең йөзен дә хәтеренә сеңдерергә өлгермәгән, әтисенең апасына “әни” дип дәшеп  үскән классташыбызның ятимлеген сизмәдек тә без. Без мәктәп буфетында тиен-миенгә перәнкә алырга торганда, аның еш кына  шытырдап торган кәгазь акча белән килеп басканын күргәли идек. Сәбәбе гади генә, ул җиденче класста укыганда ук урып-җыю әйләнәсе комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Шул елларда ук аның хезмәтенең нәтиҗәсе булып йортларына икмәк, акча кайтты. Гаҗәеп бит, бактың исә аның исеменә хезмәт кенәгәсе дә шул елларда ук ачылган булган, ләбаса. Ул быелның декабрендә лаеклы ялга китәргә җыенып йөри, хезмәт стажы 44 елдан артып киткән. Хезмәт елларында техниканың нинди төрен генә иярләмәгән: ГАЗ-51, аннан  52, КамАЗ, УАЗ, берничә төр җиңел машиналарда җилдергән. Җиңелләренә колхоз рәисләрен йөрткәндә “хуҗа” булган. “6  елда 8 колхоз рәисен йөртергә туры килде. Берсе чәчә, икенчесе җыеп ала иде”, - ди ул елмаеп. Соңрак, ул кыр техникаларында эшләргә алына. СК-5 ләрдән башланган техника чираты бүгенге заманча комбайннарга тоташып китә. 44 елга бары ике тапкыр отпуска ялына чыккан, аның да берсе армия хезмәтендәге чорга туры килә. Армия дигәннән, 9 майда соңгы гектарларны тырмалап кырдан  өенә кайтып төшә, ә икенче көнне исә хәрби хезмәткә китеп бара Габделхәй. Аннан кайтуының икенче көнендә янәдән эшкә чыга.

- Авылда шулай, бер техникадан төшәсең, иренмәгән кешене алдагы  сәгатеңдә үк икенчесе, өченчесе көтеп тора. Ни кызганыч, соңгы вакытларда механизаторларга аеруча кытлык сизелә башлады, - ди Габделхәй.

Әйе, алар буыны  сынмаска, сыгылмаска өйрәнгән, намусы белән яшәүчеләр сафыннан. Шуңадыр Габделхәйның да эшләре гел уң бара торды. Мин аны хуҗалык батырлары исемлегендә еш күрә торган идем. Әлегә кадәр “Булдыра” атында яшәде. Үзенең хезмәти уңышлары, җиңүләре өчен  хезмәттәше Зөфәр Газизов белән (икесе бер тракторда) соңгы берничә ел рәттән район Сабантуйларында данланып, хөрмәтләнеп киләләр. Бу сезонда, әнә, 500 гектардан артык туңга сөрү үткәргәннәр. Эшләре төгәлләнүгә көнбагыш уңышы ташуга керешкәннәр, менә бүген-иртәгә кукуруз басуларына чыгарга җыенып йөриләр. Аның өчен ел әйләнәсе хезмәт дәвамлы булды.

Дөрес, хезмәт стажы ягыннан Фәйзиаздан да классташыннан бары ике елга гына калыша. Ул да мәктәпне тәмамлауга машинага утырды. Бу уңайдан,  Фәйзиазданның беренче хезмәт елларындагы шәхсән үземә бәйле бер очракны  рәхмәт хисләрендә әни белән бик еш кына искә төшергәлибез. Минем беренче курсны тәмамлап каникулга кайткан чагым. Иртә таңнан эссе челлә сәгатьләре башланганчы “Балык тәбесе” болынлыгына печән чабарга элдерәм. Елы уңышлы булгандыр, Аллаһым рәхмәте, печән күп чабылды. Бөтен техника печән әзерләүдә, җыелганны ничек өйгә кайтарырга дип баш ватып утырган чагым. Кинәт кенә янәшәмә килеп туктаган ГАЗ машинасы гөрелтесеннән сискәнеп киттем. Кабинадан минем классташларым Фәйзиаздан белән Вилдан килеп төштеләр. Хәл белешергә дип өйгә кагылган булганнар, әни “адресны” белә, шул карта буенча килгәннәр. Сәнәк, баулары үзләре белән. Күп вакыт та узмагандыр, бастырыклап өелгән печән йөге безнең йортка юл алды. Йөк капка төбендә бушалып кына калмады, шул иртәдә үк тезмәгә дә менеп урнашты. Шул көнне мин әнинең яулык читенә йөзен каплап болдырда яшертен генә шыңшып утырганын сиздем. “Борчылма, шатлык яшьләрем генә улым”. Сүз шуннан ары китмәде. Тик шунысы хак, шул көннән әни дә, мин дә уфалла арбасын башка кулга алмадык. Печән, утын алып кайтасымы, Фәйзиаздан ярдәмгә еш килә торган булды. Аннан, якын дустым Әнәс тракторга утырды. Шулай итеп уфалла да тарихи ядкарь булып тезмәдә үз урыннын алды. Әле дә шунда саклана.

Фәйзиаздан пенсиядә булуына карамастан бүген дә “Русский Мрамор” җәмгыятендә  машина руле артында  хезмәт юлын дәвам итә әле. Бирегә ераклардан маллар ташый. Нәкь яштие кебек аңа  да  нинди генә төр машинага утырырга туры килмәгән - ГАЗлар, ЗИЛ, Камаз, МАН, Вольво, тагын әлә никадәр төр йөк машиналары, берсе дә калмаган. Илне аркылыга-буйга гизгән Фәйзиаздан. Моннан берничә ел элек Кавказда –“Минеральные Воды” да  самолетлар өчен очу полосасын торгызуда да катнаша әле ул.

- Тормыш иптәшем Нәкыягә “Минеральные Воды” да ял итәргә туры килде. Самолетлары килеп төшүгә: “Фәйзиаздан, син салган юлларга самолет шундый җайлы төште, рәхмәт инде. Кемнәргә сәлам әйтим”,- дип шаяртып шалтырата бу. Дөнья түгәрәк дип тиккә генә әйтмиләрдер инде. Берәр-берәр ай чиратлап берничә ел Кавказга йөреп эшләргә туры килде, - ди Фәйзиаздан.

  Дөнья түгәрәк дигәннән, бер чакны  ике классташ көтмәгәндә-уйламаганда Сыктыквар (Коми Республикасы) шәһәренең бер кафесында очрашалар. Берәр минут чамасы аңлашмый торалар. Икесе ике эш урыныннан йөк алып кайтырга килгән булганнар. Менә шулай, “булмас  димә, дөнья бу”, - дип тиккә генә әйтмиләр шул. Бер авылның ике егете  әллә кайдагы чит шәһәрдә очраклы гына күрешсеннәр әле. Аннан бер-берсенә иптәш булып бергәләп кире юлга кузгалалар.Туган нигезләреннән 1000 әр чакрым ераклыкларда юллары күп тапкырлар кисешкән аларның.

- Татарстанда Азнакай белән Әгерҗе районында гына була алмадым. Калганнарын күрергә насыйп булды. Хәер, Аллага шөкер, күп нәрсәләрне күрсәтте тормыш. Ачысын да, төчесен дә татыдык. Балачак белән яшьлек арасында дүрт уфалла арбасы гына туздырдым. Ноябрь салкыннарына кадәр тешләрне зеңгелдәтеп әни өлешенә колхоздан бүленгән гектар-гектар чөгендер, бәрәңге алганнар әле дә йөрәкләрне сулкылдатып искә төшкәли. Сәнәк кадәр буебыз юк үзебезнең, көнозын машинага  печән төйибез, ул чаклар да ачы хәтердән китми , - ди Габделхәй.

Гомерләренең шактый озын арасын туган нигез, туган җир белән бәйләгән бу ике егет һич кенә тормышларына, язмышларына ачу сакламыйлар, киресенчә, оптимистик рухта яшьнәп яшәүләрен дәвам итәләр. Калган гомерләрен инде ныклап торып гаиләләренә, балаларына, оныкларына багышлаячакларына инаналар. Фәйзиаздан белән Нәкыянең  дүрт оныгы “бабай”, ”әби” диеп кайтып төшәләр. Габделхәй белән Гөлсинәнең газизләре Алисә тиздән югары белемгә ия булачак. Бер үк вакытта эшләп матди яктан үзен дә тәэмин итеп тора икән. Кыскасы, ике гаиләнең дә шатланып яшәр куанычлары, матур өметләре ташып-ташып тора сыман. Ике классташым да ир-атка кагылышлы изге гамәлләрен дә кылырга өлгергәннәр: йорт салынган, утырткан агачлары җимеш бирә, балалары нәсел-буыннарга таза ниргә булганлыкларын инде раслап киләләр. Тагы ни кирәк бу җирдә адәм баласына?! Икесе дә авылда калып үзләренең бәхетләрен тапканнар һәм бүгенге көндә шул бәхет кошын туган нигездән очырмас өчен барысын эшләргә тырышып яшиләр. Әйе, әйе, яшьтиләрем вакытында чит төбәкләргә вә шәһәргә китеп нигезләнгән күп кенә ”зимагур” авылдашларының, классташларының борынына чиртеп, кайтканнарында хуҗа буларак аларны кунак итеп, яшьнәп яши бирәләр, матур гомер кичерәләр. “Афәрин!”,- диясе генә кала.

 

Вазыйх Фатыйхов.

Югары Тегермәнлек авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X