Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшел витаминлы эремчек бәлеше пешерәбез (РЕЦЕПТ)

Урамда – яз, ә өстәлдә – теплицадагы түтәлләрдән өзеп алынган тәүге яшел тәмләткечләр: шпинат, яфраклы салат…

Кышын йомшарып киткән организмыбызны җылы көннәргә, һава температурасы һәм атмосфера басымындагы тирбәлешләргә көйләү, вируслардан саклау өчен иң уңайлы чор.

Организмның саклагыч көчләренә җиңел әзерләнелә торган тәмле һәм файдалы, шул ук вакытта иммунитетны ныгытырдай ризыклар ярдәм итә. Укучыларыбызга шундый ризыклар арасыннан берсенең рецептын тәкъдим итәбез.

Шпинатлы эремчек бәлеше   Әлеге туклыклы камыр ризыгында сәламәтлек өчен файдалы эремчек тә, витаминлы шпинат та (аны башка яшел тәмләткечкә: кузгалакка, укроп белән петрушкага алыштырырга була) бар.   М

оның өчен кирәк булачак: 1 зур бәйләм шпинат, 300 г майсыз эремчек, 2 данә йомырка, 75 мл сөт өсте (сливки), 2 теш сарымсак, 1 аш кашыгы лимон согы, 200 г әзер катлама камыр (слоеное тесто), тәменә карап тоз, шикәр комы, төелгән ак борыч (булмаса да ярый).   Шпинат яфракларын юып, кул белән өзгәләргә, шуңа сарымсак (изеп), эремчек (иләк аша уып), лимон согы салырга. Тоз, шикәр комы, борыч өстәп, барысын бергә болгатырга.  

Камырны түгәрәкләп җәяргә. Камырны тирән эчле таба яки формага (майлап), салырга, берничә урыннан чәнечке белән төртеп алырга. Җәемне таба кырыйларына күтәртеп куярга һәм тигезләргә.

Йомыркага сөт өсте салып, күпертергә һәм эремчеккә салырга. Барысын бергә болгатып, камырга агызырга. 190 градуска җылытылган газ миченә куеп, 40-50 минут пешерергә.   

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29254

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса