“Яшел урак”ка төшәр вакыт җитә
“Язның бер көне ел туйдыра” дигән әйтемне еш кабатларга яратабыз. Миңа калса җәйнең дә һәр көне кыйммәт авыл кешесе өчен. Менә тиздән “яшел урак”ка төшәр вакыт та җитә. Терлекләргә мул азык әзерлим дисәң, аның һәр көнен, сәгатен җитештерүчән файдаланырга кирәк. Ә моның өчен беренче чиратта азык әзерләү техникасын сынатмаслык итеп әзерләү таләп ителә. Безнең район хуҗалыклары бу җаваплы кампаниягә нинди әзерлектә киләләр соң?
Бу атна башында Татарстан Республикасы авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендәге махсус комиссия районыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, крестьян-фермер хуҗалыкларының “ яшел урак” ка әзерлекләрен тикшерде. Комиссия составында шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев, министрлыкның, район идарәсенең җаваплы белгечләре дә кертелгән иде.
Алар беренче чиратта, азык хәзерләү техникасының төзеклеген, азык саклагычларның әзерлеген тикшерделәр. Сүз уңаеннан, быелгы “яшел урак”та 17 азык җыю комбайны, 58 пресслап җыйгыч, 13 үзйөрешле чапкыч һәм башка техника катнашачак. Алар, нигездә, әзерлек сызыгына куелган инде. Күпчелек хуҗалыклар сенаж базларын да чистартып, агартып куйганнар. Азык әзерләү техникасының механизатор кадрлар белән тәэмин ителешен,хезмәт шартлары, кызыксындыру чаралары,
хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләләрен дә күз уңыннан ычкындырмады комиссия.
Гомумән алганда, министрлык вәкилләре тарафыннан район хуҗалыкларының бу җаваплы кампаниягә әзерлеге уңай бәяләнде. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында “Кулон-Агро” иң яхшы әзерлекле дип табылды. Икенче урынга “Кама-Агро” лаек булды. “Масловский”, “ВЗП Балык Бистәсе”хуҗалыклары өченче урынга чыктылар.
Крестьян-фермер хуҗалыкларына килгәндә “Шәмсетдинов” үрнәк әзерлеге белән куандырды. “Габдриев”, “Абдуллин” хуҗалыкларыда терлек азыгы туплауга ныгытып әзерләнгәннәр.
“Яшел урак”ка санаулы көннәр калып бара. Кайбер хуҗалыкларга комиссия күрсәткән кимчелекләрне кыска срокларда бетерергә, техника ремонтлауны төгәлләргә кирәк.
Илгиз Җамалиев.
фото автордан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа