Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшел тәмләткечләрнең файдасы турында

Яшел тәмләткечләрнең файдасы турында электән үк белгәннәр.

  Әбүгалисина базиликны организмга ничек тәэсир итәсен үзе белә дип язып калдырган. Укроп, петрушка, кинза да аңардан калышмый. Бер бәйләм яшел тәмләткечтә витаминнар да, микроэлементлар да бар. Алар шулай ук минераль тозларга бай. Калий тозы йөрәк, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә уңай тәэсир итә, организмнан артык сыеклыкны чыгара, сидек кудыру үзлегенә ия.

Петрушкада С витамины лимонга караганда дүрт тапкырга артыграк. Базиликта, С витаминыннан тыш, К, Е витаминнары, каротин да бар. Яшел тәмләткечләрдә антиоксидантлар да күп. Алар, нигездә, яфракларга яшел төс бирә торган каротиноидлар һәм хлорофиллар. Антиоксидант иң күбе яфракларына кызгылт, шәмәхә төс кергән тәмләткечләрдә була. Әйтик, шәмәхә төстәге базиликта һәм салат яфрагында. Бу төр антиоксидант, ягъни антоцианнар базилик белән салатның файдалы үзлеген тагын да арттыра.

фото и чыганак http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/yashel-tmltkechlrne-faydasy-turynda

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса