Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яр Чаллыда Балык Бистәсе язучылар десанты 

 Кояш иркәләп елмайган, тамчылар тамган ямьле бер иртәдә Яр Чаллы шәһәренең 52 нче татар мәктәбе үзендә Балык Бистәсендә туып-үскән язучыларны, шагыйрь һәм композиторларны кабул итте. Әлеге очрашу чын мәгънәсендә бәйрәм төсен алды. 

Сәхнәдә балыкчы малай кармак салып утыра. Экранда исә Чулман суындагы балыклар уйный. “Алтын балык эләкте”, - дип кармагын тартып чыгара яшь балыкчы. “Җибәр мине, өч теләгеңне үтәрмен”, - дип ялына аңа алтын балык Илфания Нуретдинова тавышы белән. Түбән Тегермәнлек кызы Илфания (кыз фамилиясе Билалова) бу татар мәктәбендә озак еллар китапханәче булып эшли. Татарстанның Балык Бистәсенннән чыккан якташ язучылар белән әлеге очрашуны оештыру да аның идеясе. 
Балыкчы егеткә алтын балык ул укырга тиешле китаплар һәм язучыларның исемлеген бүләк итә. Ә исемлек шактый саллы һәм бай: Равил Фәйзуллин, Вакыйф Нуруллин, Әхәт Гаффар, Рәсимә Гарифуллина, Ринат Нуруллин, Фәзүия Солтан, Вазыйх Фатыйхов, Сәет Шәкүров, Роберт Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин һәм тагын башка бик күпләр. 
Очрашуда беренче булып сүзне олпат язучыбыз, тәнкыйтьче, профессор Тәлгать Галиуллин ала. Ул бүгенге әдәбиятыбызның хәл-халәте турында сөйли. Үзе Норлат якларыннан булса да Балык Бистәсе өчен кадерле, якын кеше, шагыйрә Фәзүия Солтанның тормыш иптәше. Фәүзия шигърияттә дә солтан, Солтан авылы кызы, җитмәсә фамилиясе дә Солтанова. Ул үзенең сүзләренә язылган кайбер җырларны (бер генә куплет булса да) башкарды, тирән эчәлекле шигырьләрен укыды. 
Берәм-берәм сүз алган язучылар Әхәт Гаффар туган авылы Олы Әшнәккә багышланган шигырен укыды һәм сәнгатькә Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлов, Рауза Хәйретдинова, Мансур Шиһапов, Сәет һәм Шамил Шәкүров кебек шәхесләрне биргән Олы Солтан мәктәбе турында сөйләде. 
Ә минем өчен бу яклар Мосабай-завод авылында яшәп иҗат иткән, бергә университетның журналистика факультетында укыган дустым Рәйсә Фәхразиева, бер чирәмдә уйнап үскән Илфания Нуретдинова, авылдашым Фәнис Мөхәммәтҗанов яшәгән шәһәр буларак аеруча якын. 
Без бит үзебез дә Чаллы якларыннан. Гади чаллы гына түгел, кайчандыр ханлык булган Чаллыдан. Әле һаман да ханлыкның алтын капкасы булганлыгына һәм аны табачагыбызга ышанып яши минем халкым. Изгеләр каберлегенә эзен югалтмый, догадан аерылмый, тарихын яд итүче фидакарь халкым булганына сөенеп яшәүче, газиз татар телемне саклап калу өчен кулымнан килгән кадәр көрәшүче мин фәкыйрегез дә алар янәшәсендә булуым белән бәхетле идем бу матур бәйрәмдә. 
Югары Тегермәнлек егетләре Хәбибрахман Шәфигуллин белән Вазыйх Фатыйхов туган якка багышлап язган шигырьләрен укыса, Ямаш егете, үзешчән композитор Расил Әхәтов якташларыбыз шигырьләренә үзе иҗат иткән җырларны башкарды. 
Кызыл Йолдыз районында туган Катмыш авылы (хәзерге Мамадыш районы) Дания Сәлахетдинова педагогия институты профессоры Рафил Фәйзуллин иҗат иткән “Аккошлар”, “Мин сине шундый сагындым” җырларын башкарды. 
Ринат Нуруллин исә укучыларны төрле ребуслар, табышмаклар белән мавыктырды. 
Яр Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин очрашу барган вакытта Балык Бистәсе язучыларына атап яңа гына язган шигырен бүләк итте. Шунысы сөендерде, туган телебезне яратучы, хөрмәт итүче, балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләүче укытучылар эшли бу мәктәптә. Матур һәм дөрес итеп татарча сөйләшүче, шигырьләр сөйләүче татар җанлы укучылар белем ала. 
Язучылар да, укытучылар һәм укучылар коллективы да бик канәгать булдык бу очрашудан. 

Рәсимә Гарифуллина. 
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса