Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ялгыз яшәүче гражданнарга ярдәм күрсәтүне оештыру өчен Балык Бистәсе районының һәр авылында һәм район үзәгендә штаблар, төркемнәр, волонтерлар командалары булдырылды

Соңгы көннәрдә бөтен ил зур киеренкелектә яши.

 Һәр кеше, һәр гаилә үз балалары, әти-әниләренең, якыннарының сәламәтлеге өчен борчылып яши. Вирус таралуны булдырмау максатыннан куркынычсызлык чаралары күрелә. Самоизоляция - һәркемне шуңа өндиләр. Ялгыз яшәүче гражданнарга ярдәм күрсәтүне оештыру өчен һәр авылда һәм район үзәгендә штаблар, төркемнәр, волонтерлар командалары булдырылды.

Кайнар линиягә Сигнал кергәннән соң, һәр команда оператив рәвештә үз эшен башкара. Аш - су, беренче тормыш кирәк-яраклары, су, дарулар китерү - бу әлеге вируска аеруча дучар булган өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтүнең кечкенә исемлеге. Шуңа күрә, 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар сезгә бик зур үтенеч: #өйдә калыгыз.

Волонтерлар сезнең өчен барысын да эшләячәк. Кайнар линия телефоннары буенча мөрәҗәгать итегез: 23204, 22113.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса