Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якты эзе калды үзеннән

Районыбызның киң җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.

Әле сентябрь аенда гына үзенең 71 яшьлеген гаиләсе, туганнары, якыннары, дуслары белән билгеләп үткән Харис Мәүлә улы Вәлиәхмәтов мәңгелеккә арабыздан китеп барды. Аның барлык эшчәнлеге районыбыз авыл хуҗалыгы тармаклары белән тыгыз бәйләнгән иде. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайтып районыбыз  авыл хуҗалыгы идарәсендә  җаваплы урыннарда хезмәт  куйды ул. Һәм һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел, гади, гадел, кешелекле  булып кала белде. Аның авыл кешеләренә, механизаторларга һәм яшь белгечләргә булган игътибарлылыгы, кылган изге гамәлләре, акыллы, төпле киңәшләре һәркем күңелендә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса