Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яхшылыгы йөзендә чагыла

Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче Зөлфия Нуретдинова өчен Яңа ел  күңелле хәбәрләрдән башланды. Аңа “Татарстан Республикасының атказанган халыкка социаль ярдәм күрсәтүче хезмәткәр” исеме бирелде.

Бу бүләкне аңа 15 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Премьер Министры Алексей Песошин тапшырды.

Зөлфия бу өлкәдә 27 ел хезмәт куя. Хәзергә вакытта ул төрле яшьтәге 5 кешегә социаль ярдәм күрсәтә.

  • Бу вакытка кадәр 10 ел Габдулла Тукай исемендәге колхозда эшләдем. Туганым тәкъдиме буенча хәзерге хезмәтемә күчтем, дөресрәге аны алыштырдым. Башлангыч вакытта җиңел булмады. Үзем тәрбияли торган кешеләрнең характерын өйрәндем. Алар арасында да төрле кешеләр бар, һәрберсенә яраклашырга кирәк. Вакыт узу белән эшемә күнектем.

 Безнең хезмәттә түземле, игътибарлы, өлкәннәрне аңлый белергә кирәк. Эшне көнендә, вакытында башкарырга кирәк, чөнки алар безнең ярдәмне көтеп торалар,- ди Зөлфия Нуретдинова.

Үзләренең профессиональ бурычларын башкару өчен социаль хезмәткәр физик яктан көчле һәм чыдам булырга тиеш.  Үзе гәүдәгә зур булмаса да, ул  хезмәтен уңышлы башкара. Бер көнне өч кешедә булса, икенче көнне калганында.  Шулай атна буе дәвам итә. Зөлфия ялгыз кешеләргә аралашу мөмкинлеге бирә, алар турында кайгыртучанлык  күрсәтеп азык-төлек, дарулар  сатып алып кайта, өйләрен җыештыра, су алып кайта, сәламәтлекләрен күзәтә.

Зөлфия турыда фикерләрне беләсем килеп ул социаль ярдәм күрсәтә торган Рауза Шәмсетдинова шалтыраттым.

  • Зөлфия әйбәт кеше. Мин аны үз балам кебек яратам. Ул мине 4 ел тәрбияли инде. Гадәти көннәрдә генә түгел, ә ялларда да мөрәҗәгатемне кире какмый. Төрле эшне чирканмыйча  башкара. Безнең арада дуслык урнашты дип әйтә алам. Еш кына аның белән җылы мөгамәлә корып, серләребезне уртаклашабыз,-ди ул.

Әйләнә тирәңдә Зөлфия кебек яхшы күңелле кешеләр булу күңелне сөендерә. Үзе кайгыртучанлык күрсәтә торган кешеләр өчен ул рухи яктан да булыша, аларның йортларындагы эшләрен дә башкара.

 Бу өлкәдә эшләүчеләр арасында очраклы кешеләр озакка калмыйлар, ә Зөлфия Нуретдинова кебек эшләрен яратып башкаручылар озак еллар буе хезмәт итүләрен дәвам итәләр.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса