Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ягулыкка ничек азрак акча сарыф итәргә?

Россиядә яшәүчеләрнең 42 проценты бензинга аена 4 мең сум акчасын сарыф итә икән. “Автостат” аналитик үзәге белгечләре шулай дип ышандыра. Киләсе елга Россиядә ягулык бәяләре кабат артыр, дигән хәбәрләр дә бар. Бензинга ничек азрак акча тотарга?

 Машина йөртү рәвешен үзгәртү. Кешеләр бер-берсенә охшамаган кебек, машиналар да төрле “холыклы”. Шуңа күрә бензинга экономия ясарга теләгән кеше иң элек “тимер аты”ның үзлекләре белән яхшылап танышырга тиеш. Иң мөһиме – тизлекне машина йөртүчеләр телендә “крейсер тизлеге” дип йөртелгән чиккә җиткәнче арттыру һәм аны мөмкин кадәр озаграк саклау алымын өйрәнегез. “Крейсер тизлеге” белән хәрәкәт иткәндә шактый юлны бик аз ягулык сарыф итү хисабына узарга мөмкин.

Акрын гына кузгалып китү, юлда даими тизлек белән хәрәкәт итү, дөресмаршрут сайлау аркасында бензинны ике мәртәбә азрак сарыф итәргә мөмкин. Кайчак чат саен светофор янганны көткәнче, озын юлдан китүең, күпкә хәерлерәк. Тизлекне чамадан тыш арттыруның да файдасы булмаячак. Билгеләнгән вакыттан биш минут алданрак килеп җитәрсез, билгеле. Әмма шул вакыт эчендә сез өмет иткәннән дә күбрәк бензин ягылган булыр.

3. Тимер юл кичүендә, светофорда бер минуттан артыграк торырга туры килсә, машинаны сүндереп торыгыз.

Машинагыз һәрчак төзек булсын! Тимер атның төзеклеген даими рәвештә тикшертеп тору, төзекләндерергә туры килгәндә сыйфатлы запчастьлар гына куллану ярдәмендә дә шактый бензинны янга калдырырга мөмкин. Мотор яхшы эшләсен өчен, ягулыктан тыш аңа чиста һава да керергә тиеш. Бу эш өчен “җаваплы” фильтр тыгылган очракта, таякның авыр башы двигательгә төшә. Өч елдан артыграк йөргән машиналарда май да искерә. Ахыр чиктә ул детальләрнең ышкылуына каршы тора алмый башлый. Бар авырлык һаман да шул моторга төшә. Шул рәвешле бензин да күбрәк тотылачак.

Бәясенә кызыгып, 95ле бензин урынына 92лесен салган машина хуҗаларын очратканыгыз бардыр. Белгечләр бу очракта да шактый бензин сарыф ителә дип кисәтә. Бу аңлашыла да. Үзенә тиеш булмаган режимда эшләгән мотор, күбрәк ягулык “ашарга” мәҗбүр.

Машинаның тәгәрмәчләре дөрес сайланырга тиеш. Соңгысындагы басымны даими рәвештә тикшереп торырга кирәк. Дискларның зурлыгы да тиешле диаметрдан артмаса хәерле. Артык зур тәгәрмәчләр спидометрдагы күрсәткечләрне генә бозып калмыйча, двигательгә басымны да арттыра. Тиешле размердан зуррак булган көпчәк исә юлда хәвеф-хәтәр килеп чыгу ихтималын да арттыра, юлга дөрес ышкылып бармавы аркасында ягулыкны да ике мәртәбә күбрәк “ашый”.

Күп кенә ягулык салу станцияләрендә тәкъдим ителгән ташламалы программаларда катнашып, бензинга киткән еллык чыгымнарны берничә мең сумга кадәр киметергә мөмкин. 12 ай эчендә 50 мең чакрым юл үтелгән булса, АЗСның ташламалы картасын алуың хәерле.

Машинадагы кирәкмәгән җиһазларны сүндерсәң, бензин азрак тотыла, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Кондиционер эшләп торганда машина ярты литрга күбрәк бензин яга. Шуңа күрә арабызда салкын һава өрдерергә мөмкинлеге була торып та җәйге эссегә чыдарга тырышкан кешеләр юк түгел. Әмма йончу, арыганлык хисабына бер баруда 50 сумны янга калдырдым дип сөенүдән мәгънә бармы икән? Бәхәсле сорау. Ә менә машина утын диодлы яктырткычка алмаштырсагыз, ягулык чыгымнарында азмы-күпме үзгәреш сизелер.

 

http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/yagulykka-nichek-azrak-akcha-saryf-itrg

info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X