Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңавылда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде

Ял көнендә Яңавылда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәм чарасына җыелучыларны иң элек Илнур хәзрәт сәламләде. Хәзрәт хәерле язлар килүен теләде, тиздән Рамазан аена аяк басуыбыз белән тәбрикләп, үзенең  теләкләрен җиткерде ул . Нәүрүз бәйрәмен оештырган китапханәче Гөлсинә Сәлахиева исә чараны җыр-уеннар белән бергә үреп барды. Балалар өчен аеруча истә калды бу көн. Чөнки катнашучыларның һәркайсына истәлек бүләкләре өләшенде, теләүчеләргә кайнар чәй, коймак та җитәрлек иде. Табыннарыбыз ризыклы булсын, матур язлар, сөенечле җәйләр килсен дигән теләкләр һәркем күңеленнән иреште ул минутларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X