Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңача Хатико: Тугры эт үлгән хуҗасын көтә

Кытайда эт менә инде 80 көн хуҗабикәсен һәлак булган урынында көтә. Август ахырыннан маэмайны Эчке Монголия автоном районының Хух-Хото шәһәрендә юл буенда күрәләр. “Этнең монда торуына тиздән 3 ай тула. Ул гел монда. Кояш кыздырса да, яңгыр явып торса да. Бу шулкадәр тетрәндергеч”, - дип сөйли журналистларга таксист Го Синьхуа.

Маэмай 21 августта шушы урында үлгән хуҗабикәсен көтә дигән фикердә ул.  

Ир этне ашатып карарга теләгәннәрен әйткән, әмма хайван таныш  булмаган кешеләрдән куркып кача икән. Кешеләр киткәч, янә шул урынга килә.

  Маэмай белән видеоязма Кытай социаль челтәрләрендә 6 миллионнан артык караулар җыйган. Күп кенә комментаторлар видеоязма аларны еларга мәҗбүр итте дигән. Кайберәүләр этне машина бәрдереп китергә мөмкин дигән шөбһә белдергән. 

Хайваннарны яклаучы оешмадан волонтерлар салкыннар башланганчы этне урнаштырыр өчен һәлак булган ханымның туганнарын эзли. Әгәр алар баш тартса, эткә яңа хуҗа эзләячәкләр.

 фотоhitgid.com

http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/yaacha-khatiko-tugry-et-lgn-khuasyn-kt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса