Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды

Нәҗметдин Фәхретдин улы Хәмидуллин Яңа Сала авылыннан. 

Балачагы, яшьлеге туган авылында үткән. Бала вакытыннан тормыш арбасына җигелсә, яшьлегенә утлы еллар гарасаты да килеп кушылган аның. 1944 елда унҗиде яше тулган егетләргә армиягә чакыру кәгазьләре килә башлый. Алар арасында Нәҗметдин Хәмидуллин да була.
-1944 елның 30 ноябрендә сугышка чакыру кәгазе алдым. Без – 1927 елгы егетләрне шул елларда сугышка ала башладылар. Башта Кукмарага җыелдык. Аннан Казанга килгәч Саратов авиация училищесына җибәрделәр, - дип искә ала ул елларны Нәҗметдин бабай.
Ул вакытларда җиңү көнен тәгаен белмәсәләр дә, сугышның ахыры якынлашканы, дошманның җиңелә башлаганы сизелә инде. Якташыбыз да Бөек Җиңү көнен Саратовта каршылый. Әмма аңа тиз генә туган якларына кайту насыйп булмый. Армия хезмәтен дәвам итеп сержант званиесендә 1953 елның август аенда гына демоблизацияләнә ул.
Авылга кайткач янәшәдәге Шомбыт спирт заводына эшкә урнаша. Һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда электромеханик, инженер, тәэминатчы вазыйфаларында хезмәт куя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса