Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа елга нәрсә кияргә?

Яңа ел корпоративына нәрсә кияргә дип баш ваткан хатын-кызларга стилистлардан киңәшләр:

Корпоратив өчен кием гадәти көнгедән аерылырга, әмма шулай булса да, тыйнаклык күрсәтелергә тиеш.

Костюм-смокинг кигән очракта, аның атлас тукымадан тегелгәненә өстенлек бирегез. Аның белән биек үкчәле туфли киегез. Клатчыгыз костюм төсендә булсын.

Сыланып торган күлмәк киеп, ризык ашарга яки фотога төшәргә уңайсызланып утырасы булсагыз, андый күлмәкләргә баштан ук "юк" диегез. Чемоданга уралган пленка хәлендә утырып, кичегезне ямьсезләндермәгез.

Түшләре, аркасы артык ачылган күлмәкләр корпоративка бармый. Бик киясегез килгән очракта, үзегез белән горжетка яки болеро алыгыз.

Кичәдә җитәкче дә булуын истән чыгармагыз, аңардан да матуррак, затлырак итеп киенмәгез.

Фигурагыз бик матур булса да, кыска итәкәр, үтәкүренмәле топлар турында да онытыгыз. Алар урынына ефәк блуза белән карандаш-итәк киегез. Атлас яик гипюр топ белән киң итәк кияргә була.

Озын кунычлы сапоги кия күрмәгез, аның урынына ботильон кию отышлырак.

Күлмәкнең озынлыгы тездән аз гына югары яки тез тирәсендә булсын.

Иң яхшы вариант – А-силуэтлы күлмәк. Әлеге фасон бөтен фигурага да килешә, кимчелекләрне дә яшерә.

Кечкенә кара күлмәк беркайчан да модадан чыкмый, ул һәрвакыит популяр.

Озын итәкле күлмәк сайласагыз, ул туй күлмәген хәтерләтә торган булмасын

 фотоpuzzleit.ru

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yaa-elga-nrs-kiyarg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X