Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа елдан пенсия алу таләпләренә үзгәрешләр кертелә

Түләүләрне аерым очракларда алданрак алып булачак.

 2022 елның 1 гыйнварыннан пенсия алу һәм аны түләүләрне контрольдә тоту буенча үзгәрешләр гамәлгә керә, дип яза "Парламент газетасы".  

Яңа нигезләмәләр буенча, гадәттән тыш хәл игълан ителгән территорияләрдә пенсияне билгеләнгән датадан иртәрәк бирү мөмкинлеге каралган. Моның өчен пенсия алучыга Пенсия фондына гариза язу кирәк. 

Пенсияне алу буенча да яңалыклар бар. Мисалга, почта аша пенсия алучы яңа айда дәүләт түләвен, кирәк булган очракта, үз исәп-хисап счетына күчерүне сорап, гариза яза алачак. 

Төп яңалык суд карары нигезендә пенсияне тотып калуларга кагылачак. Пенсионер банкрот дип табылган очракта, пенсия акчасын тотып калу тыелачак. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yaa-eldan-pensiya-alu-talplren-zgreshlr-kertel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X