Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел табынын әзерләгәндә, бу киңәшкә колак салмый калмагыз.

«Яңа Гасыр» телеканалының Яңа ел тамашасын төшерү буенча кызыклы хәл килеп чыкты. Бу хакта газеталарда да, интернетта да яздылар инде. Әлеге теманы күтәрүчеләрнең берсе Гөлназ Шәрипҗанова да булды.

– Халык, артистлар каерып акча ала, дип саный. Кемдер заводта эшли, кемдер укытучы, кемдер артист. Бу – безнең хезмәт. Безнең һөнәребез. Сине чыгыш ясарга чакырсыннар өчен, репертуардан тыш, әйбәт реклама да сорала. Әйтик, клиплар төшерергә, аны күрсәтергә кирәк. Клипларны өч-дүрт каналга ротациягә бирәсең. Шулай ук радио аша да ротация эшлисе. Билгеле инде, болар барысы да түләүле. Беркем дә синең җырыңны бушка куймый. Халык артистымы син, көн саен концертлар куеп йөри торган җырчымы – түләмисең икән, синең җырларыңны куймыйлар.

Әгәр дә башта шалтыратып «Яңа Гасыр» телевидениесенә чакырмаган булсалар, мин бу теманы күтәрмәгән дә булыр идем. Әмма алар шалтыратып, без сезне язып куйдык, төгәл вакытын әйтербез, дип шалтыраттылар. Бер атнадан соң безгә смс-хәбәр килә. «Катнашу 25 мең сум тора, сезгә ялгыш шалтыратканнар. Анда берничә өлкән җырчы гына катнаша, ә башкалар барысы да акча түли», – диелгән. Шуннан ачуыбыз чыкты. Ничек инде алай? Без сезгә ай саен акча ташыйбыз. Безнең дә балалар да үстерәсе, яхшы, зур өйләрдә дә яшисебез, елына бер булса да ял да итәсе килә. Юк, мин зарланмыйм, әмма безнең бөтен эшләгәнебез ротациягә китеп бара. Ул смс безгә генә түгел, ә күп артистларга килде. Ләкин күбесе дәшми генә утыра. Лилия Муллагалиева да әлеге теманы күтәреп чыкты. Бу хакта язарга курыкмадыгызмы дип, хезмәттәшләр арасында да язучылар булды. Әмма телевидение белән радио хәзер җырчылар хисабына яши, – диде безгә Гөлназ Шәрипҗанова.

Аның фикеренчә, әгәр артистлар күпләп акча түләүдән баш тарта башласа, бәяләр дә моның кадәр булмас иде. 

Шәрипҗановларга, мисал өчен, 100 мең сумга реклама хезмәте күрсәтергә дә тәкъдим иткән телекомпанияләр булган.

Шуңа да хәзер артистлар интернет мәгълүмат чыганакларына, социаль челтәрләргә басым ясыйлар һәм шул ысул белән үзләрен рекламалыйлар.

– Кемнәрдер, үзләрен рекламалау өчен, нинди генә хайп уйлап тап­мый, ди. Әмма һәр популяр кеше ничек тә булса үзен халыкка чыгарырга тырыша. Шуңа да хайплар күбәйгәннән-күбәя барачак, – дигән фикердә җырчы.

P.S. Әңгәмәнең тулырак вариантын сайтыбызда алдагы көннәрдә укый алачаксыз. 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/glnaz-shripanova-artistlar-kaeryp-akcha-eshlmi

фото http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/glnaz-shripanova-artistlar-kaeryp-akcha-eshlmi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса