Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел өстәленең иң зарарлы биш продукты аталды

“Бер кашык буенча түгел, ә шактый күләмле порцияләр белән ашаганлыктан, бу сыйлану безнең ашкайнату системасына авыр йөк булып ята”

Яңа ел өстәленең организмга һәм фигурага иң зарарлы продуктлары аталды. Бу хакта “Бишенче канал”га диетолог табиб Мария Дубская сөйләде.

“Антирейтинг” ны майонез җитәкли. Артык майлы заправка урынына табиблар ризыкларда грек йогуртын йә  тутыргычсыз гади йогуртны кулланырга киңәш итә. Икенче урында шәраб. Бу эчемлектә шикәр күп, ә аның куыклары ашказанын ярсыта, ачлык хисе тудыра. Иң зарарлы продуктларның өчлеген майлы ит йомгаклый. Яңа ел өстәлен кайнар ашамлыксыз күрмәгәннәргә врач куян яки кош сайларга киңәш итте.

Шулай ук диетолог тозлаган яшелчәләрне хупламады. “Бер кашык буенча түгел, ә шактый күләмле порцияләр белән ашаганлыктан, бу сыйлану безнең ашкайнату системасына авыр йөк булып ята”, – дип аңлатты диетолог.

Кызыл уылдыкны күп ашаудан тыялар.

Ватаным Татарстан

фото yandex.uz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X