Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Арыш мәктәбендә “Аулак өй-баттл” республика бәйгесенең чираттагы этабы узды.

 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 28 апрель көнне Яңа Арыш мәктәбендә “Аулак өй-баттл” республика бәйгесенең чираттагы этабы узды.

Әлеге чараны үткәрү өчен мәктәпкә проектның авторы, “Үз өем” электрон журналы мөхәррире Сәрия Закирова җитәкчелегендә бер төркем татар шагыйрәләре килгән иде. Безнең укучыларыбыз Йолдыз Шәрәпова, Гөлсәрвәр, Суфия Мостафина, Рузилә Садриева, Гөлнур Әхмәдуллина, Фәүзия Солтан кебек мәртәбәле шагыйрәләр белән очрашу бәхетенә ирештеләр.

Кунакларны мәктәп чын татар рухында, ачык йөз белән каршы алды. Халкыбызның татлы сые - чәк-чәктән авыз итү һәм милли җырларны тыңлап хозурлану мохите тудырылган иде. Кичә булачак залның бизәлеше дә: борынгы көнкүреш кирәк-яраклары, өстәл күрке булган самовар, чигүле мендәрләр, сөлге-тастымаллар - әби-бабаларыбыз истәлекләре аша таныш булган аулак өйләрне хәтерләтте. Баян моңнарына кушылып,  укучылар һәм укытучыларның бергәләп “Уракчы кыз” җырын башкарулары чараны тагын да ямьләндереп җибәрде. Бәйгедә ике команда: шагыйрәләрнең “Кызлар җыры” һәм мәктәп укучыларының “Яңа Арыш уңганнары” төркемнәре әдәбият дөньясы белемнәре буенча көч сынашты. Алар вак кисәкләргә бүлгәләнгән шигырьләрне дөрес итеп җыю гына түгел, авторын, шигырь исемен дә әйтергә тиеш иделәр. Ярышта милли җырлар, мөнәҗәтләр, Г. Тукай һәм Р. Миңнуллин шигырьләре яңгырады. Укучылар “Милли кием”, “Чабата” турында сөйләделәр. “Йөзек салыш”, “Миллионер буласың киләме?” уены  да бик күңелле булды.

“Аулак өй – баттл”  бәйгесе ул – гореф-гадәтләребезне, онытылып барган халык уеннарын яңарту, барлау кичәсе булды. Жюри әгъзалары: шагыйрә Фәүзия Солтан һәм район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Ләйсән Хисамова гадел бәя биреп бардылар.

Тамашачыларның баянчы Рафинат Сәлаховка кушылып “Сарман”, “Ай, былбылым” җырларын башкарулары яшьлеккә кире кайтарды, күңелдә хатирәләрне яңартты.

Әдәби мәйданда барган көрәш мәктәбебез укучыларының әдәбият белеменнән әзерлекле, сәләтле,  милли җанлы  икәнлеген күрсәтте.  Нәтиҗәдә  “Яңа Арыш уңганнары” төркеме җиңеп чыкты.  Жюри Анастасия Захарова белән Диләрә Миннәхмәтованы төркем арасыннан иң талантлы укучылар дип билгеләде. Алар 11 нче май көнне бәйгенең Казан шәһәрендә үтәчәк финал этабында да чыгыш ясаячаклар. Кичәне алып баруда булышкан кечкенә артистларыбыз – Самир Гобәев белән Диләрә Галимова чыгышын да оештыручылар югары бәяләде. Аларны да финал этабын алып барырга чакырдылар.

Бу очрашу күңелләребездә кабатланмас җылы хисләр уятты, онытылмаслык матур хатирәләр калдырды.

           

 Гүзәлия  Галимова,

Яңа Арыш Арыш мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса