Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Арыш авылында зур дини чара узды

2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.

Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел уңаеннан оештырылды. Әлеге чарада Коръән аятләре, догалар яңгырады. Авылның имам- хатыйбы Фәрит хәзрәт Хөснетдинов барлык җыелган халыкны Ураза гаете бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дамир Нәбуллин Ислам диненең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, районкүләм "Азан" бәйгесендә катнашкан укучыларыбызга бүләкләр тапшырды. Тәҗрибәле укытучы, күп еллар "Иман нуры" мәчетендә балаларга , яшьләргә, өлкән буынга Ислам дине нигезләреннән дәресләр бирүче мөгаллимә Галия Гыймран кызы Нәбиуллина укучыларга дини темага сораулар биреп, викторина үткәрде, догалар сөйләделәр. Балалар төрле уеннарда катнаштылар.Соңыннан барлык катнашучыларыбыз коймак белән чәйдән, пылаудан авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса