Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Арыш авылында яшәүче Хәлил Дәүләтшин хәтирәләрен яңарта

Сугыш бетеп ничә еллар үткән, Әле һаман сызлый яралар. Сөйгәннәрен көтә тугры кызлар, Ә улларын көтә аналар. Әссе әфган җиле язмышларны Телеп үтте , калды яралар. Төшләремә керә каһәр сугыш, Төшләремә керә Кандагар... Р.Чураголов

Тугыз ел, бер ай һәм унтугыз көн... Һәрвакыт күңелнең бер почмагына яшеренгән бу каһәрле саннарны февраль аенда аеруча зур үкенеч белән кабатлыйбыз без. Агымдагы елда Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылып беткәнгә 31ел тулды. Ни кызганыч, дистә елга якын барган сугыш кирәк булдымы икән - әлеге сорауга җавапны бүген дә эзлибез.

Әфганстандагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән, шунда катнашкан кешеләр генә бу бәхәсләргә кушылмый. Алар Хәтер белән яши - югалган яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслар турындагы хәтер белән. Әлеге язмам Дәүләтшин Хәлил Гәзиз улы хакында.

Ул 1966 елның 4 декабрендә Балык Бистәсе районының иң матур авылларының берсендә Яңа Арыш авылында дөньяга килгән. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә алгач, Яшел Үзән районындагы училищеда укып, шофер белгечлеге ала. Күп тә үтми, 1985 елның 18 апрелендә армия сафларына алына. Ул хатирләрен яңартып

-Безне, иптәшләр белән 1985 елның май аенда Термез шәһәрендәге 261 отделениедагы автомобиль батальонына җибәрделәр. Уку курслары үтүгә , Әфганстанның Хайратон дигән шәһәренә күчерделәр,-дип искә ала туганым.

Хәлил абый Хайратон- Пули Хумри-Кундуз-Баграм-Кабул шәһәрләрә йөк ташу вазыйфасын башкара. Әфган гарасатыннан соң, Хәлил абый үз язмышын Ватанга хезмәткә багышлый. Бүген ул гаиләсе белән туган авылында яши. Яшәеше һәм хезмәте белән бик күпләргә үрнәк шәхес. Мин аның белән бик горурланам.

 

Зилә Рахимова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса