Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Арыш авылы китапханәсендә “Күңелем түрендә авылым тарихы”дип исемләнгән бик матур кичә үткәрелде.

Туган җир, туган авыл , туган туфрак һәркем өчен дә иң кадерле, изге төшенчәдер, мөгаен.

Безнең һәрберебезнең туган авылы, туган йорты, туган нигезе, балачак хатирәләрен саклаган сукмаклары, бәбкә көткән болыннары, ат саклаган тугайлары, челтерәп аккан чишмәләре, җиләкле аланнары, беренче мәхәббәт хисләрен саклаган тын урамнары бар.

Шушы көннәрдә, Яңа Арыш авылы китапханәсендә “Күңелем түрендә авылым тарихы”дип исемләнгән бик матур кичә үткәрелде. Кичәдә авылыбызның килеп чыгу тарихына бәйле риваять-легендаларны искә төшердек, китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова тарихи чыганаклардан авыл тарихын чагылдырган мәгълүматлар белән таныштырды. Авылыбызның өлкән абыстае-мәчет мөгаллимәсе –Гөлсинә Хәйретдинова авылыбыз биләмәләрендә бик күп хатирәләрне саклап, тын гына агучы чишмәләрнең атамаларына бәйле риваятьләрне сөйләде. Ә алар бездә бик күп... Күз чишмәсе, Кызыл чишмә, Изгеләр чишмәсе, Авыл чишмәсе, Вәсига чишмәсе (Президентыбыз Рөстәм Нургали улының –әнисе). Һәрберсенең үз язмышы, үз тарихы бар. Авылыбыз турында җырлар иҗат ителгән, шигырьләр язылган. Авыл тарихының үткәне һәм бүгенгесен тасвирлап, авылыбыз имамы Фәрит Хөснетдинов язган шигырь һәркемнең күңелен тәэсирләндерде. Шигырьне сәнгатьле итеп, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Кәүсәрия Зыятдинова укыды.

Чакырылган кунаклар- авылыбызның затлы ханымнары, дәү әниләре- үзләренең балачак хатирәләрен сөйләделәр, авыл тарихына, авыл атамаларына бәйле риваятьләрне искә төшерделәр.

Якташ шагыйребез  Равил Фәйзуллинның  “Онытма син” шигырен Нурсинә Зарипова күңелләргә үтәрлек итеп укыды.

Әйе, “үткәнен белмәгәннең –киләчәге юк”,-дигән гыйбарә бар. Бу чыннан да шулай. Туган җиребезнең, туган авылыбызның тарихын белү һәм аны яшь буынга , балаларыбызга, оныкларыбызга җиткерү безнең төп бурычыбыз.

Шушындый матур, истәлекле кичәне оештырган укучым- китапханә мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимовага, кичәгә чакырылган кунаклар исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да үз хезмәтен яратып, тәм табып эшләргә язсын.

Нурзидә Хөсәенова,

Яңа Арыш авылы.

Корноухово мәдәният йортында космонавтика көненә һәм Юрий Гагаринның галәмгә очуына 60 ел тулуга багышлап оештырылган “Могҗизалар кыры” нәкь тә әнә шулай дип исемләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев