Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

WhatsApp нинди үзгәрешләр кертте?

Бу турыда ишеткән идегезме?

WhatsApp мессенджеры күпләп хәбәр таратуны тыйды. Бу чикләү ялган хәбәрләр таратуны бетерү өчен эшләнә. Хәзер бер үк хәбәрне биш тапкыр гына җибәрергә була. Бу турыда Би-Би-Сиагентлыгына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.

Яңа чикләү буенча бер үк хәбәрне 1,2 мең чамасы кешегә генә тапшырып булачак. Чөнки мессенджерда төркем чатында 256 кеше теркәү мөмкин.

Моңа кадәр бер хәбәрне егерме тапкыр җибәреп булды. Шулай итеп бер хәбәрне биш меңнән артык кеше уку мөмкинлеге бар иде. 

Бу чикләү WhatsApp мессенджеры аша бөтен дөнья буйлап тарала торган хәбәрләр санын киметергә мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

 

 фотоmorning-news.ru

http://atnya-rt.ru/news/belmi-kalmagyz/whatsapp-nindi-zgreshlr-kertte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса