Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вәсилә Фәттахованың ире кечкенә кызларының сәламәтлеге өчен көрәшә: "Табиблар өмет бар, диләр"

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Гәбдерәкыйпов журналистлар белән аралашып, хәл-әхвәлләре белән уртаклашкан. "Ирек мәйданы" газетасы язуынча, уллары Кәрим беренче сыйныфны тәмамлаган.

 Уфада лагерьга барырга җыена. Кечкенә Камиләгә 3,5 яшь. Аны Илгизнең әти-әнисе карый. "Кызганыч, 900 грамм булып туган балабыз әле дә аякка баса алмый. Хәтта утырмый да. Кыскасы инвалид. Тамагына ашый, бераз сөйләшә. Аны дәвалау белән шөгыльләнәбез. Казанда булдык, тиздән Мәскәүгә, көзгә Кытайга барырга җыенабыз. Табиблар өмет бар, диләр.   Үзем төзелеш бизнесы белән шөгыльләнәм. Вәсиләдән калган гадәт буенча, артистларның концертларын да оештырам. Өйләнергә җыенмыйм, чөнки Вәсиләне оныта алмйм. Улым да гел әнисен искә төшерә. Күңелгә һаман да бик авыр", дип сөйләгән Илгиз Гәбдерәкыйпов.  

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25927

 

фотоtatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X