Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Волонтерлар ярдәм кулы сузарга әзер

Районда эшләүче ике “Кайнар линия”гә 115 кеше мөрәҗәгать иткән. Кемнәрдер ярдәм сораса, сорау бирүче, киңәш сораучылар да булган.

Волонтерлык хәрәкәте Балык Бистәсе муниципаль районында  Росссиядә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау өчен үзизоляцияләү вакытында барлыкка килде. Волонтерлар ярдәм кирәк кешеләргә бушлай дарулар һәм азык-төлек алып кайтып бирделәр.
Волонтерлар хәзерге шартларда үзләренең вакытлары һәм көчләре белән исәпләшмичә ирекле рәвештә ярдәм итәргә әзер торалар. Безнең районда алар арасында спорт мәктәбе тренерлары Айнур Шәфыйков, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Алмаз Мөхәммәтшин, Андрей Смолин, Илназ Гыйлемханов, Константин Захаров, Марсель Дияров, Әнәс Пулатов, Гөлнар Вәлиәхмәтова, Алисә Фугина, Елена Долгих бар.
Үзизоляциядә булучы өлкәннәр янына төркемнәргә бүленеп йөрделәр.
Районда эшләүче ике “Кайнар линия”гә 115 кеше мөрәҗәгать иткән. Кемнәрдер ярдәм сорады, сорау бирүчеләр дә булды.
Әлеге акция район буенча 116 волонтерны берләштерде. Күбесе алга таба да үзләрен волонтерлык хәрәкәтендә күрәселәре килә.

Дарья Вильчинская,
башкарма комитетның яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса